Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милләтемнең раушан көзгесе

Габдулла Тукайга багышлап

Бик аз гына яшәсәң дә,
Һәр милләт сине мактый.
Шигърият сөюче һәркем
Кояшка тиң дип саный.
Синең мирас яшәгәндә,
Милләтебез дә яшәр.
Ялкынлы, дәртле җырларың
Гел яктылыкка дәшәр.
Кыска иҗат гомереңдә
Үткен булды каләмең.
Бүгенге көнгә аваздаш
Синең язган сәламең.
Йөрәк ялкының сүнмәде-
Халкың белән яшәдең.
Милләтең өчен җан атып,
Яшен булып яшьнәдең!
Раушан көзгеседәй иҗат-
Тутыкмый, тоныкланмый.
Синең шигырьләрне укып,
Я, кем генә рухланмый?!
Эчең катканчы көлдерә,
Кәефне хушландыра.
Йөрәкне өзеп, елатып,
Кайгыртып, уйландыра.
Шүрәлесе бигрәк оста-
Кети-кети уйнарга.
Су анасы сабак бирә
Нәфесеңне тыярга.
Яшьли тырышып эшләргә
Акбайдан дәрес алдым.
Һәрчак эшчән булырмын дип,
Күңлемә кереп калды.
Туры юлга өнди һәрчак
Йөрәктән чыккан сүзең.
Сабый чактан күз алдымда
Очкындай янган күзең.
Милләтемнең кичергәне-
Үткен каләм көчеңдә.
Һәрчак сиңа рәхмәт йөртәм
Йөрәгемнең түрендә.
Фото: http://900igr.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250