Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милләтләр дуслыгын булдыру, бер-береңне хөрмәт итү кирәк, ди «Факел»лылар (фото)

Башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен күрсәтү, аларга карата хөрмәт уяту максатыннан, «Факел» яшүсмерләр клубында «Бөтен җиһанның гаиләләре тату яши» дип аталган чара үткәрелде.

Кичә төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр көче белән әзерләнгән концерттан башланып китте. Биредә шулай ук элекке гореф-гадәтләрне һәм уеннарны да күрергә мөмкин иде. Тамашачылар алар белән танышып кына калмыйча, милли җырларыбызны җырлап, аяклар талганчы биюләрдә дә катнаша алды. Нәтиҗәдә, әби-бабаларыбыз чорындагы кебек кич утыру кебек бик кызыклы һәм эчтәлекле бәйрәм булды бу.

«Факел»лылар киләчәктә дә әлеге юнәлештә эшләрен дәвам итәргә җыена. Чөнки башка милләт вәкилләре белән уртак тел табып, аларны хөрмәт итеп, җыр һәм биюләрне уртак иткәндә, без илебез күгендә тынычлык һәм иминлек булдырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250