Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Миләүшә Сафина тырышлыклары өчен җиңүләр яулап килә

Райондашыбыз, яраткан җырчыбыз Миләүшә Сафина да иҗаты өчен лаеклы бүләкләрен ала башлады. Әледән-әле социаль челтәрләрдә ул үзенең уңышлары белән уртаклашып тора.

“Бика Фест”та, мәсәлән, ул “Иң яхшы автор-башкаручы” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук шушы көннәрдә Миләүшәбез танылган композитор Игорь   Крутой җитәкчелегендәге “Добрая волна” да катнашып, мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә иҗат дөньясында яңа мөмкинлекләр ачылуны ассызыклаган иде. Хезмәт юлын ул иҗат мәктәбендә дәвам итеп, кызы Мәрьямнән илһам алып яши. Әлеге уңышлары өчен ул иң зур рәхмәтне әти-әнисенә белдерә. Тумыштан зур сынаулар үтәргә дучар булган кызы Мәрьям өчен көрәштә Миләүшә кечкенә генә җилкәләренә дә зур авырлыклар алды һәм әлегәчә аларны вак кына адымнар белән булса да җиңеп бара. Афәрин Миләүшә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Милэушэ! Туры юллар, тугры дуслар сина!!!

    Теги: Миләүшә Сафина