Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Мин Кояшың булыйм...”

Никтер Син уйныйсың?! Ә мин шундый арыдым... Һ.Такташ. Без башкалар яры - һәр икебез! Бердән-бере меңнән берләрнең... Төн упкыны, карлы чикләр аша Күпер булыр хисләр күрмәдем - Син күргәнне! Җир йотарлык буран Ялаганда гыйнвар таңнарын, Киләчәкне ачып булмый икән, Без ут төрткән шәмнәр янмады... ...Никтер сиңа эндәшәсе килә, Тик сүзләр...

Никтер
Син уйныйсың?! Ә мин шундый арыдым...
Һ.Такташ.
Без башкалар яры - һәр икебез!
Бердән-бере меңнән берләрнең...
Төн упкыны, карлы чикләр аша
Күпер булыр хисләр күрмәдем -
Син күргәнне!
Җир йотарлык буран
Ялаганда гыйнвар таңнарын,
Киләчәкне ачып булмый икән,
Без ут төрткән шәмнәр янмады...
...Никтер сиңа эндәшәсе килә,
Тик сүзләр юк, һәм юк - күптәннән!
Төнгә каршы адашулар - афәт,
Афәт тәме килә үткәннән!
Шагыйрь
Яшен ялый кара йөзен төннең,
Шаша җиһан, җиһан ят бүген...
Күкне ялмап алган бу туфанда,
Шагыйрь,
Синме адашкан идең?..
Яшерен юллар, эзсез сукмак буйлап
Синеңме ул йөрде күңелең?
Ни хакына төште ихлас сүзләр,
Кайсы хисләр калды күмелеп?!
Кайсы тараф сине үз итте соң,
Кайсы ялкын сиңа тимәде?!
Эндәшмәде шагыйрь.
Шигъре бары
Авыр сулап куйды нигәдер...
Ихласлык
Телисеңме, төшләреңә кунам -
Сер бит мин.
...Күңеленнән үбәр идем,
Буй җитми.
Йөрәк түгел, күкрәгемдә -
Көл инде...
Синнән, әллә Өметемнән
Көлимме?!
...Сөюнең җәйдең алга
Келәмен:
Ялган булып кайту бит бу -
Теләмим!
Кар аңкый
Сездә - килә алмый интегә кыш,
Болытларга тула караңгы.
Бездә исә аксыл көннәр тора,
Суык исе килә, кар аңкый.
Бу аклыкны хәзер менә шулай
Ташла да кит мени - кыялмам.
Узсын вакыт.
Һәрбер хатым сиңа -
Сагынулар белән буялган.
Көтәр бере булсаң - вәгъдәләрем,
Китсәң, хушлашуым сиңадыр.
Язга кадәр сабырлыклар сорыйм.
Мин кайтырмын.
Тик яз соңарыр.
...Сездә суык диләр, ә син туңма.
Бу кыш түгел - җиргә ак чикмән.
Мин Кояшың булыйм...
Икебезгә
Бер сагыну хәтта бик җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250