Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Мин әле яшимен" дидең син...

Алсу Габделбәровнага багышланды. Урыны җәннәтле булсын!

"Мин әле яшимен" дидең син,
Өметеңне бер дә өзмәдең.
Кайгы килеп, ишегең кагасын
Белмәдең шул, җаныем, белмәдең.

Бәлки сизгәнсеңдер, белдермәдең генә
Гомереңнең шулай кыска буласын.
Сине яшәтәселәре килгән чагында
Эзләмәдең син котылу чарасын.

Көне-төне эшләдең, бернигә дә карамастан.
Күзгә карап киптең, сыгылдың.
Эшең өчен җан атып яшәдең, син,
Ә үзең турында бер уйламадың.

Күпме баланы дөньяга тудырдың,
Күпме хатынны әни иттең син.
Яшәүдән тукталган ата-анага
Яшәү мәгънәсен бүләк иттең син.

Булгандыр эшеңнең уңышсыз чагы да,
Күзгә яшьләрең түелгән мәле дә...
Башкалар башларын игән чагында,
Нык булдың син, имәдең һәр хәлдә.

Алладан вакытың җиткәндер, җаныем.
Сине кочаклап елыйлар улларың.
"Әнием, бәгырем, китмә син, кал" диеп
Сорыйлар ялварып, җибәрми кулларың.

Сулды гөлебез, алсу таҗлары.
Соңгы сулышың, йөрәгең тибеше...
Оҗмах гөлләре көтәләрдер сине,
Ачылсын мәңгегә җәннәтнең ишеге.


 

Подслушано Аксубаево

Фото из сети Интернет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия