Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мин ышанам

Мин ышанам, ак күңелле булып Яңа елга атлар кешелек!

Ышанам мин кышлар җитәсенә,
Ак кар явар җиргә ишелеп.
Мин ышанам, ак күңелле булып
Яңа елга атлар кешелек!

Ышанам мин, язлар киләсенә,
Яшеллеккә төренер бар галәм.
Мин ышанам, сөю барлыгына,
Язлар китерер аны, мин беләм.

Ышанам мин җәйләр җитәсенә,
Чәчкә атасына гөлләрнең.
Мин ышанам, матур буласына,
Якты буласына көннәрнең.

Ышанам мин көзләр килеренә,
Уңышларның гөрләп уңасына.
Мин ышанам, үзгәрер бу дөнья,
Ышанам мин, шулай буласына.

#СәлимәГабделхакова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап шигырь