Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Миндә җан яраладыр дигән уйлар башыма да килмәде»

Бала көтү һәрбер хатын-кыз өчен чиксез бәхет. Җырчы Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл шушы үзенең йөкле икәнен белү мизгелләрен язылучыларына да җиткергән.

«Без бәби көтүебез турында ничек белдек соң, бу иң еш бирелә торган сорауларның берседер. Без бәби табарга планлаштырган булсак та, бу хәл барыбер көтелмәгәнрәк булды.

Туйдан соң без ширбәт аена Италиягә бардык, аннан кайтканан соң сәяхәтебезне искә төшереп, шәһәр читендә ял итәргә ярата идек. Нәкъ тә менә Тигренок исемле песиебез югалган вакытлар ул. Без аны иртә дә, кич тә эзләдек, кешеләрдән сораштырдык, ләкин кызганычка каршы таба алмадык. Бер көнне безгә Илназның классташлары кунакка килергә тиеш иде. Аларның килешенә берәр тәмле әйбер әзерләмәкче идем. Мин кунаклар кабул итәргә яратам, ләкин никтер ул көнне йокым килде. Шул вакытта Илназга «Матурым, мин башкача булдыра алмыйм, йоклап алам», дип яздым. Шул вакытта миндә җан яраладыр дигән уйлар башыма да килмәде. Песиебезне эзләп арыганмындыр, дип кенә уйладым. Аннары анализлар бирергә булдым, аптекадан тест та сатып алдым һәм ул йөклелекнең ике атна булын күрсәтте. Илназга соңрак кына белдердем, ул бик нык шатланды, күзләреннән яшьләр чыкты», дип яза Айгөл.

Автор: Г.Шарапова

Фото: ahuzina

Сәхнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илназ Сафиуллин