Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсында катнаш

«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.

Бәйгедә 14тән 35 яшькә кадәр Россия гражданнары катнаша ала. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.
«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Быел конкурска түбәнгәдәге номинацияләр буенча эшләр кабул ителә: "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) тарихы"; "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) Web-сайты"; "Крестьян шәҗәрәләре"; "Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре"; "Минем хыялымдагы авыл"; «Авылга ышанабыз! Россия белән горурланабыз!» темасына социаль басма реклама"; «Авыл кинопробалары».


Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә. Аны «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталының «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге аша электрон рәвештә бирергә кирәк.
20 майдан 6 июньгә кадәр жюри тарафыннан конкурс эшләрен бәяләнәчәк. Конкурс турында тулырак биредә белешергә була: http://www.nasledie-sela.ru/competition/mmr2016/, дип яза татар информ.

Фото: http://fs00.infourok.ru/images/doc/127/148385/640/img0.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250