Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Мини-Мисс Татарстан-2019" конкурсыннан җиңү белән кайтты. Кем ул? (+фото)

1 сыйныфта укучы Балтач кызы Зилия Әскарова «Мини-Мисс Татарстан-2019" республика балалар матурлык һәм талант конкурсында катнашып җиңү яулады. Төп номинацияләрнең берсе булган “Дуслык" номинациясендә иң яхшысы булып танылды.

Шунысын әйтергә кирәк "Мини мисс" конкурсында катнашучылар саны  елдан-ел арта, бу исә аның дәрәҗәле конкурска әверелүе турында сөйли.

Зилия Балтач урта мәктәбенең 1 сыйныфында укый. Бик сәләтле бала. Бәйге арты бәйгеләрдә җиңүләр яулап кына тора. Балалар арасында үтүче  матурлык һәм талантлар республика бәйгесендә дә сер бирмәде Зилиябез. Балтач данын горур яклап (берүзе!), матур уңышларга иреште.

Бәйгедә катнашучылар беренче итеп үзләре турында сөйләде, кайберләре милли костюмнарда татар телендә чыгыш ясады, иҗади номерлар тәкъдим ителде. Соңрак кызлар сәхнәгә бал күлмәкләрендә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев