Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөҗиповалар “Әпипә” белән лауреат булды

“Изге дулкын” хәйрия чарасының сайлап алу турында Балтач данын Зилә Мөҗипова яклады.

28 сентябрь көнне Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә “Изге дулкын” хәйрия чарасының сайлап алу туры үтте. Бу көнне сәхнәдә ятим калган, мөмкинлекләре чикләнгән, күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән булган балалар үз осталыкларын төрле номинацияләрдә күрсәтә алды.

Казан мэры Илсур Метшин һәм танылган композитор Игорь Крутой академиясе тарафыннан үткәрелүче фестивальдә Балтач данын Зилә Мөҗипова яклады. Ул жюри хозурына игезәк сыңары Динә, апасы Алсу белән “Әпипә” җырын башкарып, күмәк бию тәкъдим итте. Ә инде якшәмбе көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узган гала-концертта Зиләбез лауреат исемен алып, диплом һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.

Быел беренче сыйныфта гына укучы талантлы кечкенә йолдызчыгыбыз әлеге уңышларга, әлбәттә, иң якын кешеләре янәшәсендә булу бәрабәренә иреште. Инде менә берничә ел музыка мәктәбендә белем алулары да зур этәргеч булды Мөҗиповаларга. Балаларның сәләтен төрле яклап үстерүче әлеге гаиләгә алда да киртәләр тумыйча, балаларының мондый җиңүләре күбрәк булсын иде дип теләктә калабыз.

Фото: Мөҗиповлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: добрая волна Әпипә