Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мирхәйдәр Фәйзи кабат Балтачка кайтты

Бүген районыбызда Мирхәйдәр Фәйзи тууына 125 ел тулу уңаеннан зур чаралар үтте.

18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел була. Бу уңайдан районыбыз җирлегендә зур чаралар үтте. Очрашуның беренче өлеше Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортта булды.Ерак аларны якын итеп кайткан Мирхәйдәр Фәйзинең туганнарын Шода авылы якты йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Музей директоры Фәрхәт Рәшитов чарага килүчеләрне иң элек драматургның тормыш юлы, Шода белән бәйле истәлекләре, "Галиябану"ның язылу тарихы белән таныштырды. Районыбыз данын еракларга таныткан Чепьяның "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиев юбилейк истәлеге дип музейга картина бүләк итте.
Соңыннан чара кунаклары район мәдәният үзәгендә үткән "Елатыр һаман, җырлатыр һаман Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә катнашты. Бирегә шулай ук Г. Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары, Милли музей хезмәткәрләре һәм күренекле шәхесләр дә кайтты.
Әлеге чара турында тулырак газетабыздан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250