Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләре басылды

Атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзинең көндәлекләреннән «Илле бер көнлек сәяхәтем яхуд Малмыж сәфәре хатирәсе» исемле юлъязманы «Безнең мирас» журналының 2017 елгы 1-3 саннарыннан укырга мөмкин.

Әсәрдә Киров өлкәсе Малмыж районы һәм Татарстан Республикасының Балтач районы авыллары моннан бер гасыр элек ничек булган, шул рәвешле, автор үзе күргәнчә, җентекләп тасвирлана.
Матбугатта беренче мәртәбә дөнья күргән текстны басмага Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге баш библиографы Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
Әсәрдән өзек:
«Авыллар һәркайсы диярлек икешәр, өчәр мәсҗедле. Зур өйләре, сарай-келәтләре һәммәсе агачтан булып, һәр ишегалдында агач вә бәрәңге, кыяр бакчалары бар. Бу якта, кайда карасаң, анда агачлык һәм урман. Ишегалды вә бакчаларда гына түгел, урам буйлап агач тезелеп киткән авыллар да бар. Вятка губернасының ярты җире урманлык булганлыктан, дүрт ягыңа күз салсаң да, агачлык күрүдән котыла алмыйсың. Өйләр һәркайсы урамга өч тәрәзә каратып кара-каршы вә баераклары өй кара-каршы, кара-каршы ясап, крис24 кебек итеп салганнар. Монда халыкның һәрберсендә үк булмаса да, азрак хәле барлары өй яннарында алма, җимеш бакчасы ясаганнар. Шунлыктан, җиләк-җимеш бик күп була. Моны баераклары бик мөкәммәл эшләп, бакчасына барып керсәң, мыжгып торган җиләклек эчендә каласың».

Чыганак: beznenmiras.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250