Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Мисс Татарстан – 2019” конкурсында җиңгән кызлар бәйгенең иң кыен сынавын атады

Катнашучыларга курку хисе белән дә көрәшергә туры килгән.

“Мисс Татарстан” конкурсында катнашкан Ралина Арабова белән Дарья Лебедева бәйгедә иң кыен сынау дип сораштыруны атады. Бу хакта алар “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Мисс Татарстан – 2019” конкурсында җиңгән Ралина Арабова быел сораштыру этабының кыен булуына карамастан, тиз һәм тулы җавап бирүен әйтте. Сорауларны аңа пародия остасы Андрей Баринов биргән.

“Ул сорауларны алып баручы Иван Ургант образында укыды. “Әгәр дә мин сезне “Взгляд свыше” рубрикасына чакырсам, тамашачыларга нәрсә әйтер идегез?” – диде. “Мин сәлам әйтер идем һәм көч биреп торуларын теләр идем”, - дидем мин”, - ди Ралина Арабова.

“Мин бар әйбердән дә канәгать. Без тырышып әзерләндек. Хореграф һәр кызга да көч бирде. Мин инде икенче ел катнашам, шуңа да бәйгенең тиешле дәрәҗәдә уздырылуында шигем юк”, - диде җиңүче.

“Миңа физик яктан да, психологик яктан да авыр булды, чөнки мин кешеләр алдында тиз генә ачыла алмыйм. Сәхнәгә чыгу өчен, курку хисе белән көрәшергә туры килде. Бар яктан ди карашлар сиңа төбәлгәч, дулкынланасың”, - диде “Мисс Казан – 2019” титулы иясе Дарья Лебедева.

Кызлар конкурс вакытында физик яктан аяклары арыганы турында да әйтеп узды. “Коену киемендә чыгарга оялдым, әмма үз-үземне җиңеп чыктым. Мине конкурста катнашырга беркем дә мәҗбүр итмәде”, - диде Дарья Лебедева.

Фото: Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге