Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәкальләр халыкныӊ йөзе

Акыллы һәм җүләр

● Акыл алтынны таба, алтын акылны табалмый.
● Акыл булмаса, алтын ни эшкә?
● Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.
● Дөнья киңлегеннән ни файда, аяк киемең тар булса? Буең озынлыктан ни файда, башыңда миең аз булса?
● Буй җитмәгән җиргә уй җитә, корал җитмәгән җиргә хыял җитә.
● Бүре куйдан Туймас, адәм уйдан туймас.
● Ел уйла, минутында эшлә.
● Йөгеректән йөгерек - уй йөгерек.
● Җитездән җитез ни җитез - уй җитез.
● Күп уйлама, уелырсың. Күп шыбырдама, коелырсың,
● Кабаттан уйлаган дөрескәрәк килә.
● Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын!
● Уйлаган табар, уйламаган батар.
● Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең.
● Һәркемнең бер уе бар.
● Аз булса да үз акылың булсын.
● Акыл - акылдан үткен.
● Акыл - алтын таҗ, һәркемнең дә башында булмый.
● Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.
● Акыл яшьтә түгел, башта.
● Акыл көч бирер, көч - йөрәк.
● Акыллы башка таяк кирәкми.
● Акыллы авыр эштә ашыкмый.
● Акыллы алга барыр, артына карар.
● Акыллы ерып чыгалмаслык эш дөньяда юк.
● Акыллының аты да армый, туны да тузмый.
● Акыллы эт тешләми, тешләсә, юкка тешләми.
● Акыллы ярты сүздән аңлый.
● Акылны акчага сатып алып булмый.
● Акылны җил алмый, карак та урламый.
● Акыл хискә буйсынмый.
● Акыл сакал белән бергә үсми.
● Акылыңа акыл куш.
● Аңгыра аңламас, үзсүзле тыңламас.
● Аю көченә ышана, кеше акылына ышана.
● Берәүнең дә сарае буш түгел.
● Буй үстергәнче акыл үстер.
● Кеше күрке акыл, акыл күрке сабыр.
● Кешенең акылы сүзеннән билгеле.
● Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.
● Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
● Ике аяклы ишәкләр дә була.
● Иләс-миләс игә килмәс.
● Чебен дә аңгыраның авыз тирәсен чамалый (Авызы ачык була димәктән).
● Акылсыз башта алтын бүрек тә файда бирмәс.
● Акылсызга бармак ни, уймак ни.
● Акылсыз әйтмәсәң бирмәс, ачмасаң күрмәс.
● Акылсызның артына салам кыстыралар.
● Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.
● Җүләр белән бәйләнгән дә җүләр.
● Җүләр белән җүләр булма.
● Җүләр белән юаш бер.
● Җүләргә акыл кирәкми.
● Җүләргә закон язылмаган.
● Җүләргә сүз әйтсәң, су эчәргә тотына.
● Җүләргә талкан да бер, шалкан да бер.
● Җүләр мактаганны ярата.
● Җүләр мөгезле булмый, мөгезле булса, әнә килә диярләр иде.
● Җүләрнең бүрке юләр булмый - үзе җүләр була.
● Җүләрнең ише булмас, ялкауның эше булмас.
● Җүләрнең уены-чыны бергә.
● Җүләрне чәчкәннәр - тинтәк үскән.
● Җүләр сукса - зур сугар.
● Җүләр сүзен тиз сөйләр.
● Җүләр шул - бер төшкән чокырга янә төшәр.
● Иң акыллы кем? дигәч, җүләр туктап та тормыйча - мин! - дигән ди.
● Ике җүләргә бер акыл да җитә.
● Күке оя кормас, тиле йорт кормас.
● Тилегә думбыра какма.
● Тилене иркәләсәң, башыңа менеп атланыр.
● Тилене котыртма.
● Тиленең уены-чыны бергә, салды җибәрде булыр.
● Тиле сүзен бирмәс.
● Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер.
● Тиле тилене табар.
● Аңкау (аңгыра) уен бозар, тинтәк җыен бозар.
● Ике тинтәк илгә сыймас.
● Тинтәк әйтер дә китәр, сүзенә җавап көтмәс.
● Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.
● Тинтәкнең акылы төштән соң төшәр.
● Тинтәкнең йә кулы тынмас, йә теле тынмас.
● Тинтәк ни тормас, ни утырмас.
● Тинтәк тик торганнан каравыл кычкырыр.
● Ахмак белән киңәшмә, ашаганда сөйләшмә.
● Ахмак борынын күтәрер.
● Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
● Ахмак кеше ярдәм итәм дип ярдан этәр.
● Ахмак үзен мактар.
● Ахмак көндез шәм ягар, мае беткәч, кичен айга багар.
● Ахмакның балта сабы да аркылы.
● Ахмак төйнәгән төенне акыллы да чишә алмас.
● Ахмак үзе белмәс, белгәннең сүзенә күнмәс.
● Акыллы аңлар, ахмак тыңлар.
● Акыллы кешенең бер көне җүләрнең бөтен гомереннән артык.
● Акыллының йөге һәрвакыт ахмак җилкәсендә.
● Акыллының күңелендә, ахмакның телендә.
● Акыллының теле күңелендә, тиленең акылы телендә.
● Акыллының чәче уйдан агара, ахмакның чәче мин дә калмыйм дип юкны уйлап агара.
● Акыллы сүздән курка, ахмак таяктан курка.
● Җүләр белән бал ашаганчы, акыллы белән таш ташы.
● Тиле акыллыны күрә алмый.
● Тиле коега бер таш салыр, йөз акыллы аны чыгарудан гаҗиз булыр.

Фото: http://ggulnaz.jimdo.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250