Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Мәхәббәт юк. Ул миңа кирәк тә түгел”

Карчык кирәк түгел әле. Кемгәдер бәйле буласым килми. Кирәк икән, чыгып китәм, монысын кочаклыйм, тегесен үбәм.

– Нурминский, син бандит түгелме?

– Юк, өйдә утыра торган малай мин.

– Алайса монда нишләп йөрисең?

– Җырларга чакырдылар.

– Җыр дигәннән, “Без китсәк” исемле җырыңда: “Чиркәүләрдә шәм куйсалар”, – дигән сүзләр бар. Мәчеткә кергәнең, дога кылганың бармы?

– Бар, әлбәттә. Әллә нинди догалар белмим үзе, әби өйрәткәнне генә. Мәчет яныннан үтеп киткәндә дә дога кылам, сәдака салам. Сукбайны күрәм икән, аңа пицца алып бирәм. Светофорда торганда акча сорап килсәләр, бирәм. “Контакт”та да ярдәм сорап язалар. Мактанып әйтүем түгел, “авылда мунча янды, мөмкинлегең булмас микән?” – дип сорадылар, өч мең күчердем. Көчемнән килмәсә, “дустым, ачуланма, бүген булып чыкмый”, дип язам. Районда хәйрия концерты куйдым. Киемнәремне бирәм.

– Шәм куйганың бармы? Әниең Лидия рус бит?

– Ул чиркәүгә йөри. Ул үз догасын, мин үзебезнекен укыйм. Чиркәүгә кергәнем юк. Әти бит мөселман, мин мөселман дине буенча барам.

– Алар ник кавышкан соң?

– Мәхәббәт.

– Әниең белән русча сөйләшәсеңме?

– Әйе.

– 2005 елда әтиең авариядә һәлак булган, ул көн хәтереңдәме?

– 13 октябрь. Миңа 11 яшь. Мәктәпкә ба­рыр алдыннан чәй эчеп утырам. Әнигә шал­тыраттылар. Телефонны алгач кычкыра, үкереп елый башлады. Абыйлар нәр­сә булды дип йөгереп керделәр. Әтине алырга моргка килегез, дигәннәр. Бик каты еладым, сез гаепле, начар булып йөрдегез, әтигә комачаулады­гыз, дип абыйларны сүгеп бетердем.

– Абыеңнар әтиеңә нәрсә эшләгән иде?

– Салган килеш кайталар иде, әти-әнигә барыбер авыр бит инде ул... Ул көн бик авыр булды. Берничә көн мәктәпкә бармадым.

– Әтиең кайда һәлак булды?

– Балтач районында. Үз машинасында, иртә белән эштән кайтканда.

– Олы абыең Артем нидән үлде?

– 2014 елда, ул да ава­риядә. Без өчәү идек: Артем, Тимур һәм мин. Әти белән абый Нормада җирләнгән.

– Машинаңа кереп утыргач, “Сәфәр” догасын укый­сыңмы?

– Юлга чыкканда: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Алла сакласын, җайлап йөрергә язсын”, – дип телим.

Популяр рэпер автотранс­порт техникумын тәмамлаган. Кулына кызыл диплом алган.

– Бәйләнүче кызлар бармы?

– “Синнән бала телим, синең белән йокларга телим”, – дип туры бәреп язган кызлар бар.

– Карчыгың бармы?

– Карчык кирәк түгел әле. Кемгәдер бәйле буласым килми. Кирәк икән, чыгып китәм, монысын кочаклыйм, тегесен үбәм.

– Кочаклыйм, үбәм???

– Ну... концертта кызлар­ның башлары китә бит инде... Ә минем кызым юк, мин ирекле. “Соблазннар” күп, кызлар тегендә, монда чакыралар.

– Барасыңмы?

– Сүз дә юк!

– Сөйләшеп утырырга чакыралармы?

– Чәй эчәргә!

– Сузма, өйлән инде син.

– Минем дуслар инде икенче бала көтә. Балам сәламәт булыр микән дип куркам, Алла сакласын!

Альберт Шәрәфетдинов Балтач районы Норма авылыннан.

– Авылыгыз бетүгә йөз тотканмы?

– Юк ла, нинди бетү!

– Яшьләр авылдан китә бит?

– Районда эш юк, яшьләр шәһәргә тартыла. Яшьләр пафоста. Бөтен кеше матур киенә, матур машиналарда йөри.

– Эшләп үстеңме?

– 14 яшьтән эшли башладым. Шабашкада да йөрдем, сыер да карадым, кычыткан да җыйдым, тимер дә тапшырдым.

– Эш юк дисең, үз эшеңне ачып җибәреп булмыймы?

– Авылда бизнесыбыз бар. Автомойка. Шиномонтаж. Тракторлар, машиналар юабыз.

– Тракторны юмыйлар инде!

– Юалар. Балчык ташый торганны. “Сәпит”ләрне дә алып киләләр. 7-8 “сәпит” тезеп куялар.

– Түләүлеме инде ул? “Сәпит” юу?

– Кая бала-чагадан акча аласың инде...

– Калганнары түләүлеме?

– Әлбәттә. “Мойка”да ике көн эчендә уртача өч мең сум эшлим, бер атнага җитә. Өйдән, Аллага шөкер, акча сораганым юк. Юлда машинаңа утыртып кешеләрне алып кайтасың, ул да акча.

– Белүемчә, син мәхәббәт турындагы җырлардан туйгансың...

– Туймадым. Булсын ул җырлар, үземнең дә бер-ике җырым бар. Ниндидер мәхәббәт булса, әлбәттә, күбрәк язар идем. Мәхәббәт юк, ул миңа кирәк тә түгел. Иҗатта әле мин, мәхәббәт диңгезенә батмыйм.

– “Кем син?” исемле җырыңда: “Нигә яратмыйлар безне, урамдагы малайларны”, – дигәнсең.

– “Кызым, моның белән аралашма, ул хулиган, әшәке малай, урам малае”, – диләр. Урамда бик “порядочный” малайлар яши. Урам малайларыннан да тәртиплерәк егетләр юк бүген. Мине урам үстерде.

– Аракы, тәмәке, кальян белән дус­лыгың ничек?

– Юк, юк! Кирәк тә түгел. Үз го­ме­ремдә күрдем аларның нәрсәгә китергәнен. Эчү, тарту әйбәтлеккә китерми. Алла сакласын, андый гадәтләрем юк.

– Депутат булырга уйламыйсыңмы?

– Уемда бар. Әлегә иҗатымны ташлый алмыйм.

– Ә глава булырга?

– Бар андый уйлар да. Җырларым ошамый башласа, югалып калмам. Укып, югары белем алырмын.

– Кесәңдә күпме акчаң бар?

– 250 сум.

akcharlak.com

Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Нурминский