Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз сәламәтләренең борыннарына чиерттеләр (Фото).

Кичә Балтач мәдәният үзәгендә мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз, Чулпан Габделганиева җитәкчелегендә һәм аларның иҗатташ дуслары, "Инвалидлар декадасы" ябылу уңаеннан, «Мизгелләр үзгәртә язмышны» концертын тәкъдим иттеләр. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, концерт бушлай һәм үз көчләре белән әзерләнгән.

Яхшылап тамаша кылырга һәм аз-маз фотога төшерергә уңайлырак урын алып калыйм, шундый мәгънәле тамашада халык күп булыр, дип бер 10 минутлар тирәсе алданрак бардым. Гәҗап, әмма зал буш диярлек, халык бик сүлпән һәм аз җыелды. Аның каравы концерт карарга, иптәшләренә теләктәшлек итәргә килгән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызның үзара аралашуын, хәл-әхвәл сорашуын күреп «каз тәннәре» чыкты. Безгә, унике саннары сау-сәламәт кешеләргә, алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк икән дигән уйлар килде. Андый ихласлылык, җылылык, мөгаен, фани дөньяда сирәк очрый торган күренештер.
Шулай ук тамашачылар да үзләренчә булачак тамаша турында фикерләшеп, кайсы мактап, кайсы горурланып, кайсы «кул чабарлык булыр микән» дип шөбхәләнделәр. Шундый тирән кичерешләр уятты бу тамаша әле башланмас борын.
Тамаша Рүзилә Ситдикова башкаруында «Язмыш» биюе белән башланып китте. Ә аннан соң язмыш мөмкинлеген чикләсә дә, чиксез мөмкинлекләргә ирешүче шагыйрә, спортчы, тынгысыз җан, «Фикердәш» клубын җитәкләүче, чын мәгънәсендә йолдызыбыз Чулпан Габделганиева дәвам итте. Ул үзенең шигырьләрен укыды, аның шигыренә иҗат ителгән җыр башкарылды. Чулпан үзенең гадилеге, ихласлыгы белән чын мәгънәсендә залны әсир итте.
Алга таба тамашаны Чулпанның иҗатташ дуслары һәм мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз дәвам иттеләр. Белмим, кемгә ничек булгандыр, әмма заманча, «фанерага» башкарылган җырлар белән оештырылган, ульта-заманча концертлар бер читтә торсын. Мондый ихласлылык, самимилек, моң һәм кичерешләр бары тик әлеге тамашага гына хас. Алсу Шәймөхәммәтованың «Чабата» биюен, Зөлфия Галиеваның «Мама» шигырен сәхнәләштерүен, Марс Сәләхетдиновның серле таяклары белән биюен билгеләп үтми булмый.
Концертта райондашыбыз күп кенә җырлар авторы Фидәил Хәйруллинның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган «Әниләр һаман көтә әле» җырының Рәсүл Фәйзрахманов башкаруында премьерасы булды, тамашачы бик җылы кабул итте. Афәрин, Фидәил абый!
Наил абый Фәсыйховның, ихътыяр көче табып, култык таякларында сәхнәгә чыгып җыр башкаруы беркемне дә битараф калдырмады.
Чын мәгънәсендә тамаша булды ул, җырладылар да, биеделәр дә, шигырен дә укыдылар, «Татарстанның энҗе бөртекләре»н - Чулпан Габлелганиева, Алсу Шәймөхәммәтова, Зөлфия Галиеваларны сәхнәгә чакырдылар, шул «энҗе бөртекләренең» берсе Алсуның үз куллары белән бәйләгән шәл-яулыкларны да тэкъдир иттеләр. Шулай ук Балтачның «Салават»ы - Фәннүр Әүхәдиев, «София Ротару»ы - Марианна Широковалар чыгыш ясадылар.
Ләлә Гыйльметдинованың әниләр турында өздереп җырлавын, Әнисә Фазылҗанованың «Елмай», «Абыйларым» җырын башкарганда тамашачыларның күзләрендә яшь тамчылары пәйда булды.
Мәгъмүрә Хөрмтуллинаның «Әни кирәк», «Язмыш» шигырьләрен укуы күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
Ә Җәмилә апа Сибгатуллина үзе гармунда уйнап, үзе җырлаганда күпләр ах итте, тавышы бер дә үзгәрми моның дип горурланып утырдылар. Шулай гына була күрсен, тагын да райондашларын сөендерергә насыйп булсын аңа, афәрин!
Концерт, кабатланмас Фәннүр Әүхәдиев башкаруында «Бергә булу бәхет» җыры астында тәмамланды. Сәхнәгә Чулпан һәм аның иҗатташ дуслары чыкты, чыннан да, җырдагыча, бергә булулары, шундый зур эш башкарып чыга алулары белән бәхетле иде алар.
Концерт азагында сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Фидәил улы һәм районыбызның инвалидлар оешмасының рәисе Рамазан Фәрзиев күтәрелделәр. Алар үзләренең горурлык, олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез уңышларга ирешкән райондашларыбызны тәбрикләделәр.
Әйе, грандиоз дәрәҗәдә зур бәйрәм, зур җиңү булды бу. Бер сулышта үтте дә китте, әле генә башланган сыман тамаша нәкъ өч сәгать барды. Тамашачы азактан аягүрә басып алкышлады «батырларыбызны». «Кул чабарлык» кына түгел, кулдан утлар чыкканчы кул чабарлык концерт булды бу. Фойеда таралышкан вакытта да, шул хәтле яхшы концерт булды, танылган артистларың бер читтә торсын, дип тамашачылар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
«Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге» дигән әйтем бар халыкта, әлеге тамашага халыкның аз килүе, битарафлык күрсәтүе күнелне әрнетте. Югыйсә, күп нәрсәләргә өйрәнергә, үрнәк алырга, шәфкать төшенчәсен аңларга мөмкин булыр иде. Шушы ук програмалары белән райондашларыбыз Норма авыл мәдәният йортында, Саба районы Шекше авылы мәдәният йортында тулы залар җыйганнар, алай гына да түгел, сабалылар хәер итеп чыгымнарны капларга көчләреннән килгәнчә ярдәм дә күрсәткәннәр. Бездә исә зал да тулмады, уйланырлык урын бар… «Әле ярый Чулпан җыйды, соңгы вакытта, күптән инде район сәхнәсенә чакырмыйлар, ят итәләрме», дигән үпкәле сүзләрендә хаклык бар…
Миңа калса концерт бик көчле тәэсирләр калдыра, ихлас, уйланырга мәҗбүр итә торган, тирән тәрбияви көчкә ия, күпләргә сабак бирерлек тамаша булды. Афәрин кызлар-егетләр! Танырга кирәк, концертка күп кешенең көче кергән: Чулпаннан башлап, барлык концертта катнашучыларның да, мәдәният хезмәткәрләренең дә, укытучыларның да, ата-аналарның да, «артистлар»ны техника белән һәм башка төр ярдәм белән тәэмин итүчеләрнең дә тырышлыгы көн кебек ачык. Зур итеп рәхмәт, иҗат уңышлары Сезгә, һәрчак шулай маяк булып торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250