Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Моңарчы район эчендә үткәрелә торган җыр-бию бәйгеләрендә генә катнашканым бар иде"

Алисәнең зур чарада беренче җиңүе. Кичә Арча шәһәрендә “Татар кызы-2020” конкурсының зона этабы булып үтте.

Биредә Балтач данын яклап Түбән Сәрдек авылы кызы Алисә Низамова чыгыш ясады. “Моңарчы район эчендә үткәрелә торган җыр-бию бәйгеләрендә генә катнашканым бар иде.

Әле күптән түгел Балтач халык театрында чыгыш ясый башладым. “Күзләреңне үбеп” спектаклендә Фатих Кәримнең хатынын уйнадым. Бүгенге көндә Чепья мәдәният йортында директор булып эшлим. Бу бәйгедә катнашуым һәм әлеге этапта җиңеп чыгуым белән мин Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм әти-әниемә бик рәхмәтле”.

Республикакүләм бәйгенең киләсе этабы Казанда үтәчәк. Алисәбезгә анда да зур уңышлар теләп калабыз.

 

Фото: Алисә Низамованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар кызы