Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Моңнар кайтты авылга (фото)

7 гыйнвар көнне көнне Ор клубында "Моңнар кайтты авылга" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булды.

Татар халкы элек-электән җырга-моңга бай булган. Ул үзенең күп төрле хасиятләрен милли уен кораллары аша чагылдырган. Шул ул вакытта татарлар оста уйнаулары белән дә аерылып торганнар. Ә киң таралган уен коралларының берсе - гармун. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта гармун тавышлары сирәк ишетелә, гармунга кушылып җырлау юк диярлек. Ә менә Ор авылы мәдәният йортында үткән "Моңнар кайтты авылга" дип исемләнгән бәйрәм концертында тамашачы чын мәгънәсендә моң дәрьясына чумды. Әйе, чыннан да, ул кичне авыл сәхнәсеннән моң агылды. Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ә шаян сүзләр барыбызны да елмаерга мәҗбүр итте. Халык моңга сусаган. Зал шыгрым тулы булса да, тамашачылар концертны игътибар белән тын да алмый тыңладылар. Залдан көчле алкышлар гына ишетелеп торды. Ике сәгать ярым барган концерт берәүне дә ялыктырмады. Һәркемнең йөзендә елмаю, ә артистлар өчен сөенү, канәгатьлек хисе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250