Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәрьям әби бәете

Сигез балага тигез Акылны биреп бардың. Төп нигезне ташламагыз, Бисмиллалы ул дидең. Сигез бармакның кайсына Тисәң дә авырта дидең. Шуңа күрә һәр баланы Тигез итеп яраттың. Балаларны җыеп алып Соңгы сүзеңне әйттең. Тату торып, бергә булып, Үтсен гомерегез дидең. Исән чакта акыл бирдең Олысы, кечесенә. Менә хәзер син булмагач Калды...

Сигез балага тигез
Акылны биреп бардың.
Төп нигезне ташламагыз,
Бисмиллалы ул дидең.
Сигез бармакның кайсына
Тисәң дә авырта дидең.
Шуңа күрә һәр баланы
Тигез итеп яраттың.
Балаларны җыеп алып
Соңгы сүзеңне әйттең.
Тату торып, бергә булып,
Үтсен гомерегез дидең.
Исән чакта акыл бирдең
Олысы, кечесенә.
Менә хәзер син булмагач
Калды гел үзебезгә.
Авыз итеп булса иде
Корбан шулпасын дидең.
Теләкләрең кабул булгач
Күзкәйләреңне йомдың.
Менә күзләреңне йомгач
Синең кошлар очынды.
Соңгы юлга озатырга
Ярты Балтач җыелды.
Сигез балаң да җыелып
Кырыеңа бастылар.
Инде тәннәрең суынгач
Бердәм телсез калдылар.
Тау башына алып барып
Җирләдек матур гына.
Бәхиллекләреңне бирдең
Балаларның барсына.
Бабай кырларына куйдык
Синең җиңел гәүдәңне.
Алла йортың якты булсын,
Тыныч йокла мәңгегә.
Корбан бәйрәме көннәрендә
Салкын гүрләргә салдык.
Җирләп зираттан кайткач,
Юксындык та еладык.
Безнең Мәрьямебез диеп,
Күрше-күлән елады.
Соңгы юлга озатып кайткач,
Телефоннар тынмады.
Оҗмахта булсын урының,
Безнең әби - Мәрьямкәй.
Авыр туфрак җиңел булсын,
Безнең теләк әбекәй.
Фәрит Нәбиуллин
Түбән Кама районы
Каенлы авылы
Фото: http://vk.com/isa_lirika

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250