Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәскәүдә Көшкәтбашны картиналарда ясыйлар (фото)

Туган авылыбызны яратабыз инде сүз дә юк... шушында торабыз, һавасын сулыйбыз, суларын эчәбез... ә менә читтә яшәүче авылдашларыбыз сагынуларын бүтәнчә басалар... аларга авылыбызның һәр тыкрыгы, һәр сукмагы, капка төпләре, кешеләре, елга-болыннары шулай ук бик кадерле...

Авылыбыздан киткәндә әлеге сабыйның теле дә ачылмаган була, шулай да ул авылны онытмый, бик еш сагынып кайта, истәлекләр туплый...

Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз, подполковник, рәссам Сафин Фаяз абый авылыбызның матур җирләрен фотога төшереп алып китеп, шулардан бик матур картиналар иҗат иткән. Ул әлеге картиналарын мәктәп бинасына урнаштыруыбызны үтенә. Кире кагабызмы соң инде шундый матур үтенечне , бик рәхәтләнеп, хәтта зур горурлык белән урнаштырачакбыз. "Мой любимый край-Яраткан туган ягым" сериясендәге әлеге картиналар һәркемнең күңелен әсир итәрлек. Без игътибарга да алмаган урам, тыкрык, биналарның картинадан безгә елмаеп торуларын күрү шулкадәр күңелле. Фаяз абый алга таба да авылыбызның истәлекле урыннарын, өлкәннәрнең портретларын ясарга теләге барлыгын җиткерә. Авылыбыз көннән-көн яңара, ә әлеге картиналарда күпме истәлек, тарих чагыла. Фаяз абыйга алга таба да иҗат уңышлары телибез, авылыбызга шушылай хөрмәт күрсәткәне өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итә «ШАТ-Көшкәтбаш» төркеме.
P.S.Ә сез үзегезнең урамыгызны таныйсызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250