Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәскәүне буйсындырган

Мәскәү дәүләт гуманитар институтында белем алуыннан тыш, бию белән шөгыльләнә, шушы юнәлеш буенча мастер-класслар бирә, парашюттан сикерә, хәйриячелек эшендә актив катнаша. Сүзем тормышның чын асылын тирәнтен аңлаучы Смәел кызы Нурсинә Галиева хакында.

Нурсинә гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Тик язмыш аны үз аяклары белән йөрүдән мәхрүм итә. Коляска белән хәрәкәтләнсә дә, Нурсинәнең ирешкән уңышлары, яулаган үрләре сау-сәламәт кешене дә таң калдырырлык. Мәктәп елларыннан ук бик сәләтле бала ул. Үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Укытучы Роза Рәхимова ярдәме белән математиканы су кебек эчә.

- Нурсинәбез өйдә белем алса да, укытучылар мәктәптәге кебек белем бирде. Мисал, мәсьәләләрне дәфтәрләп кенә чиштеләр - ди әнисе.
- Сәләтен күреп шөгыльләнгәннәрдер, - дим.
- Өйдә белем алсак та, укытучы һәр баланы тигез күреп, тиешле белем бирергә тиеш. Ә мин бу хаҗәттән бик бәхетле, - дип сүзгә кушыла Нурсинә.

Гадел, туры сүзле Нурсинә мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Очраклы рәвештә интернетта танышкан дуслары аша Мәскәүдә коляскалыларга да уку мөмкинлеге барлыгы хакында белә. Кызның зур теләгенә әнисе каршы төшә. Казан гына түгел бит. Тик максатына ирешүчән Нурсинә әнисен ризалатып әтисе белән Мәскәүгә юл ала. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә табиблар аңа көндезге бүлектә укырга ярамый, диләр. Әмма имтихан вакытында Нурсинәнең сәләтен күргән декан Валерий Фомин: «Син бездә укырга тиеш!», дип әлеге сүзләрне кире кага. Шулай итеп Смәел кызы Мәскәү дәүләт гуманитар институты студенты була да куя.

-Мәскәү кыйбат шәһәр. Яшәр өчен мөмкинлекләр дә күп кирәк, авыр түгелме?
- Бюджет исәбеннән укучылар көнгә өч мәртәбә бушлай туклана, яхшы укучыларга 6-8 мең сум стипендия бирелә. Һәм ул нигездә яшәр өчен җитә дә, - ди Нурсинә.
Мәскәү мохитенә ияләнеп бетүгә кызда зур кызыксыну: нәрсә дә булса эшлисе, үзен сыныйсы килү теләге туа. Һәм ул төрле түгәрәкләргә йөри башлый. Тик болар берсе дә вакыт бушлыгын тулыландырмый. Иптәш кызы Оксананың киңәшен тыңлап Нурсинә бию түгәрәгенә йөри башлый. Үзе шикелле үк коляскалы егет-кызлар белән бию серләренә төшенә башлау белән ыгы-зыгылы шәһәр тормышы икенче яктан ачылган кебек була. Тренерлары Ирина Гордеева (үзе дә коляска белән хәрәкәт итә!) Нурсинәнең сәләтен тиз күреп ала. Ныклап шөгыльләнү башлана. Евгений Гусев исемле Мәскәү егете белән дуэт буларак чемпионатларга чыга башлыйлар. Бер-бер артлы җиңүләр, ә иң мөһиме канәгатьлек хисе, үз кызыксынуыңны табу Нурсинәгә көч-куәт өсти. Дөнья, Европа чемпионатлары дисеңме, үзебездә үтүче төрле ярышлар булмасын Нурсинә белән Женя гел алдынгы урыннарда. Быел Чаллы шәһәрендә үткән чемпионатта алар III урын яулый.

- Ярышларда болай еш катнашу укуга зыян китермиме соң?
- Юк. Тырышабыз инде. Яшьлек бит ул ару дигәнне белми. Зур җиңүләр белән ярыштан сөенеп кайтабыз да җиң сызганып укырга керешәбез, - ди Нурсинә тыйнак кына. Хәер, Нурсинә кебекләр бар җиргә дә өлгерә ул. Әнә бит күптөрле шөгыльләреннән тыш, матурлык конкурсында да үз көчен сынап караган. Владислав Пельш хөкемдарлык иткән жюри составы аның чыгышын II урынга лаек дип таба. Аның өстенә хәйриячелек эшендә актив катнаша. Бию буенча мастер-класслар бирә.
- Талантлар ачылсын, тормышта болай да кыерсытылганнар үз эчләренә бикләнмәсен дибез, - ди Нурсинә.

Нурсинә сөйләгәннәрне исем китеп тыңлап утырам. Үзем эчтән генә сокланырлык бу кыз балага ничек күзләр тими микән дип уйлыйм. Парашюттан сикергәнен белгәч тәмам телсез калдым. Сессияләрен уңышлы тәмамлаган Нурсинәбез 23нче июнь көнне 4000 метрдан парашют белән сикерә. «55 секунд ирекле сикерү» дип атала икән ул.

- Курыкмадыңмы? - дип сорыйм Нурсинәдән.
- Юк. Бәлки бераз гына булгандыр. Әмма рәхәтлек хисе барыбер өстенлек ала, - ди ул гадәттәгечә зур тыйнаклык белән.
Саубуллашыр алдыннан Нурсинәнең машина йөртү хокукына укырга җыенуын да белдем.

- Мәскәүдә инвалидлар өчен уңайлылыклар Казанга караганда күбрәк булса да, үз машинаң булу кирәк, - ди ул гаҗәпләнүемне күреп.
Мәскәү шәһәрен үзенә буйсындырып, зур уңышларга ирешкән, тормыш тәмен татып яшәүче нык ихтыярлы Нурсинәгә мең кат сокланып, бик күп гыйбрәтләр алып кайттым Смәелдән. Бүген дә шул хис-кичерешләр белән яшим.
Рәсемдә: Нурсинәбез бу юлы да җиңүчеләр пьедесталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250