Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Муса Җәлил премиясе лауреатлары Карадуганда кунакта (+фоторепортаж)

1976нчы елда музей ачылганнан бирле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, аны искә алу хөрмәтенә Карадуган авылы күренекле шәхесләр кабул итә.

Музейны оештыручы, аның беренче директоры Бакый Зыятдинов инициативасы белән башлангыч алган әлеге очрашу традицион рәвештә ел саен уздырыла. Элеккерәк елларда Муса Җәлилне якыннан күреп белгән шәхесләр, аның каләмдәшләре, туганнары килә иде, ә 1997нче елдан башлап, һәр ел саен биредә Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашулар үткәрелә.

Бүген мәртәбәле бу чарага шагыйрь премиясе лауреатлары – Тинчурин театры актерлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов килгән иде.

Музей һәм мәктәп коллективлары укучылар өчен иҗат әһелләре белән онытылмаслык очрашу оештырдылар. Укучылар да үз чиратында Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, җырлар башкарды. Музейдагы тамашаның азагында «Кызыл ромашка» штабынамәктәпнең иң лаеклы укучыларыннан яңа әгъзалар кабул итүнең тантаналы мизгелләре булды. Быел да аңа дүрт кеше өстәлде.

Чараның икенче өлеше Карадуган гимназиясендә үтте. 10 сыйныф укучылары җитәкчеләре Тәнзилә Гыйззәтуллина белән берлектә Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов уйнаган “Кияүләр” спектакленең бер күренешен сәхнәләштерде. Театр түгәрәгенә йөрүче егет-кызлар әлеге әсәрне Казан барып махсус тамаша кылып кайткан иде. Бүген исә алар мәртәбәле кунаклар алдында тәүге тапкыр имтихан тотты. Спектакльне алар уку елына йомгак ясаган чакта әти-әниләргә дә күрсәтәчәк.



Әлеге чара хакында тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы санында

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Муса Җәлил премиясе лауреатлары Карадуганда кунакта
Муса Җәлил премиясе лауреатлары Карадуганда кунакта_2
Муса Җәлил премиясе лауреатлары Карадуганда кунакта_3

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил