Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музейда йөргəндə туган хислəр

Гади генə музей түгел монда: Үткəн белəн бүген тоташкан. Канлы күз яшь,ачы тарих белəн Горурлык та бергə очрашкан.

Гарифжан ага Галиевка

Бусагаңны атлап керү белəн,
Каршы ала сине чал тарих.
Һəр экспонат-тере шаһит монда,
Жыеп ятмый аны тын архив.

Үзгə халəт,үзгə мохит монда,
Хəтер ала синнəн имтихан.
Син-бер дəрвиш чиксез мəңгелектə,
Кемдер тиран анда,кемдер-хан...

Тарих-хəтер,тарих-сабак монда,
Кайтавызы-ерак чорларның.
Аның катламнары телгə килə,
Сискəндереп,бəгырь кылларын.

Гади генə музей түгел монда:
Үткəн белəн бүген тоташкан.
Канлы күз яшь,ачы тарих белəн
Горурлык та бергə очрашкан.

Диварлар да хəтер саклый анда,
Бик сак кына ачып битлəрен.
Үткəннəрдəн аваз килə сыман
Гасыр капкаларын иңрəтеп.

Рус,татар,мари,удмуртның да
Очратасың уртак язмышын.
Канлы-яшьле үткəн арасында
Һəр миллəтнең үзгə тарихы.

Ханбикəнең нəсел тамырлары
Шушы төбəк белəн тоташкан.
Оран сала кебек Сөембикə:
"Дəүлəтеңне сакла,и татар!"

Ачы күз яшь түккəн Ана каберенə
Жан авазы килə Апушның:
"Гафил булма,йоклап ятма,халкым,
Югалмасын синең рух сакчың!"

Атлантида эзсез юкка чыккан-
Ачы сабак безнең буынга!
Үткəнеңнең тамыры булмый икəн-
Ул онтыла,бетə,жуела...

Һəрбер ядкар-тарих катламнары,
Сискəндерə сине,уйлата.
Үткəннəргə кырыс төкерүдəн,
Иман сатулардан кем ота?!

...Милли кием,тəңкə-хəситəлəр
Урын алган музей куйнында.
Тальян аскан Хəлил көтə кебек
Сөйгəн ярын чишмə буенда.

Яуга киткəн,шəһид булганнарның
Исемнəре музей түрендə.
Дары исе...Туплар кайтавазы
Ишетелə кебек бүген дə.

НАТИ тракторын иярлəгəн кызлар-
Яшьлеклəрен сугыш урлаган!
Имгəтелгəн язмыш,сулган өмет,
Кырыс тəкъдир агыла шулардан.

Үткəн белəн бүген кул бирешкəн-
Елъязмада шулар тарихы.
Уңган-булган асыл затлар монда-
Хаклы урын алган барысы.

...Кулъязмалар, китап,шəжəрəлəр
Халык хəтерен күпме саклаган!
Мəчете жимерелеп, дине тапталса да,
Иман,рухын халкым сатмаган!

... Тарих кабатлана. Ил башында
Карьерага хирес түрəлəр.
Имансызлык,затсызлыкны бүген
Олы дəрəжəдəй күрəлəр...

Миллəт сатып,тел,рухыңны изеп,
Тəхетенə менеп утырган.
Ата-бабалардан килгəн байлык
Бүген инде азгын кулында.

Хəтер ни дə,тарих ни ди аңа!
Евро, доллар-аның шигаре!
Явызлыкны авызлыклар өчен
Кешем,синең көчең житəрме?!

...Музей залларында йөргəн чакта,
Оран сала сиңа Ил гаме:
"Хəтер утын сүндермəче, кешем,
Хөрлек өметеңне өзмəче!"

Һадиева Илсөя
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей шигырь Гарифҗан Галиев