Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Мәйдан боек тормасын өчен аерым Сабантуй итәбез”, ди нөнәгәрлеләр (+фоторепортаж)

Нөнәгәр Сабантуе яшел тау итәгендә, ямьле су буйларында уза, инде күптәннән шулай. "Кызыл юл" җәмгятенә кушылгач та, авыл халкы башта Чутай авылы Сабантуенда бәйрәм итә, аннан үзләре җыелып тагын бер Сабантуй уздыра. Аптыраган идем аны, бер җирлектә ике Сабантуй дип, бактың исә биредә икеләтә бәйрәм итәләр икән.

Нөнәгәрлеләр, яңгыр коя дип тормады, җәйрәп яткан болынны җырга-моңга күмеп, Сабантуе үткәрде. Үз хисапларына, үз теләкләре белән. Елдан-ел иганәчеләре дә арта бара икән, быел менә җәмгысе 142 мең сум акча туплый алганнар. Шуңа күрә бүләкләре дә саллы. Нөнәгәрдән чыккан Әсхәтҗановлар бензопила биргәннәр, аны лотерея уенында иң зур бүләк буларак уйнаттылар, әлеге бүләккә нөнәгәрнең үз кешесе - Инсаф Әхкямов откан. Нөнәгәр мәктәбендә укып, белем алган, хәзерге вакытта Балтачта яшәүче Комзавод авылы егете Марат Шәмсиев йөк арбасы биргән, хатыннары ирләрен утыртып ярыша торгач, арбаның да чын иясе табылды. Иганәче Рөстәм Нәҗипов, газ плитәсе, Балтачта тегү цехы тотучы Камил абый Гарипов матрас, Фәнил Шакиров агач материаллары, Фаяз Шакиров тәкә, районда гына түгел, республикада атказанган төзүче исемен йөртүче Фагыйль абый Шәфигуллин шулай ук тәкә, район кулланучылар җәмгыяте ике юрган, тагын бик күп иганәчеләр үз өлешләрен керткәннәр. Шуңа да, җилле-яңгыр дип тормады, халык килде, Сабантуй булды, әйтергә кирәк, эзлекле рәвештә үз җаена, үз көенә бик матур барды бәйрәм. Гаять тә күп уеннар әзерләгәннәр, катнашучысы да бар. Биредә ел да тауга менә Сабантуйның күркәм мизгеле булып кала бирә. Быел да яшьләр биек тау башына кадәр, анда флаг җилферди йөгереп менеп, флагны алып дан казандылар. Тамашачыны гер күтәргән, чөйгән ханымнар-туташлар таң калдырды. "Тимердән торадыр боларның гәүдәләре, күзләрен дә йоммыйлар бит ", дип аптырады хәтта абзыйлар да. Бәйрәмне Борнак егете Дамир Галиәскаров үзенең иҗатташ иптәше, Әтнә егете белән алып барды.
Яңгыр койса-койды, ләкин халык таралырга ашыкмады, машиналарына да качмады, чыланса- чыланды, Сабантуеның бер генә мизгеленнән дә аерыласы килмәде аларның. "Җәйге яңгырдан куркып торырга..., - дип авыл апалары.., - үз бәйрәмебез бит... рәхәтләнеп тамаша кылабыз... урындыкларны да яңартканнар, (менә анысын Рашит Гафиуллин кирәкле агач материаллары биргән), бүләкләр дә әйбәт... Мәйданыбыз буш, боек тормасын өчен дип тә үткәрәбез Сабантуебызны,- ди алар горур кыяфәттә. Әгәр шулай булмаса, авыл халкы бу кадәрле суммада (әз сумма түгел бит!) акча туплый алыр идеме?!
Хаплкыбызның бердәмлеген чагылдыручы, миллилигебезне саклап калучы бәйрәмнәребез ел буена җитәрлек күтәренке рух бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250