Намус – изге
Пегасларның канатларын каердылар, Заман йөген тарта хәзер акбүз атлар. Зәңгәр күкләр төшкә кереп, әй, тилмертә, Язмышларга хуҗа булды читләр-ятлар. Язмышларга хуҗа булсын, тик күнелгә Үтмәсен лә чит-ятларның чит уйлары. Намусыңны тапламасын, намус - изге, Булганда да шул ятларның син - коллары. Намус - изге, хөкемнәре ачы аның, Газиз җаның хөкеменә...
Пегасларның канатларын каердылар,
Заман йөген тарта хәзер акбүз атлар.
Зәңгәр күкләр төшкә кереп, әй, тилмертә,
Язмышларга хуҗа булды читләр-ятлар.
Язмышларга хуҗа булсын, тик күнелгә
Үтмәсен лә чит-ятларның чит уйлары.
Намусыңны тапламасын, намус - изге,
Булганда да шул ятларның син - коллары.
Намус - изге, хөкемнәре ачы аның,
Газиз җаның хөкеменә түзәрме соң?
Тәүбә итеп кылган эшкә чын күңелдән,
Газиз башын түләү итеп тезәрме соң?
Пегасларның канатларын каердылар,
Тулпар атны зәңгәр күктән аердылар.
Намусларга тап төшермик, саклан, кешем,
Каралтмасын намусыңны кылган эшең.
Флера Габдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев