Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Назлыгөл Гариф Ахунов премиясенә ия булган...

"Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе әдәбиятта, шигърияттә, сәнгатьтә һәм публицистикадагы уңышлар өчен бирелә. Әлеге акчалата премия 2009 елдан башлап булдырылган.

Мин дә әлеге премия турында ишетүгә, "Сәнгать" номинациясендә фотосурәтләрем белән катнашып үземне сынап карарга булдым. Барлык конкурсларда катнашып җиңү яулаган дипломнарымны, яхшы саналган фотоларымны җыйнап, коллажлар ясап, зур гына папка туплап фотостудия түгәрәген алып баручы җитәкчем ярдәмендә әлеге премияне оештыручыларга тапшырдык. Сәнгать номинациясе бит инде ул күп кырлы - аңа театр да, җыр-бию дә, рәсем дә, фотосүрәткә төшерү һәм башкалар керә. Шуңа башта әлеге премия лауреаты була алырмындыр дип һич уйламадым. Ләкин алай да өмет чаткылары бар иде.

Ахыргы көнгә хэтле нәтиҗәләрне әйтмәделәр. Ә бары тик бүләкләну тантанасы вакытында гына билгеле булды.

Әти-әниемә, туганнарыма, Арча "Караш" фотостудиясе җитәкчем Энже Рафаэлевнага, дусларыма, миңа таяныч булган төркем кызларына(группа поддержки), язучы Гариф Ахуновның туганнарына, Арча администрациясенә һәм әлбәттә оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм!" дип хәбәр итә Назлыгөл үзе..., ШАТ-Көшкәтбаш төркемендә.

Назлыгөлне әлеге уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез...

Фото: ШАТ-Көшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев