Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Нечкәбил” араларны якынайта

Хатын-кызның эше тавык чүпләп бетермәслек. Тәүлек эчендә ниләр генә эшләмибез. Иртән балаларны уятып мәктәпкә илтүдән башланган көн, кичкә аларны җыеп алу белән тәмамлана.

Әле өстәвенә тагын җә­мәгать эшлеклесе, эшмәкәр дә булсаң... Йокларга, ашарга, вакытың калмаска да мөм­кин. Тикмәгә генә хатын-кыз­лар өчен уздырыла торган бәйг­ене Абдулла Алиш әсә­реннән алынган “Неч­кәбил” бал корты исеме белән атамыйлар.

Биредә катна­шучылар­ның гаиләләре дә бердәм­леге, татулыгы белән башкаларга да үрнәк булып тора. Аларга сокланмый мөм­кин түгел. Татарстанның Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова шул хакта сөйләде.

– “Нечкәбил” бәйгесендә катнашучылар бер зур гаи­ләгә әйләнде. Гаиләдәге татулыкны саклау, гореф-гадәт­ләре, бәхетле яшәү серләре белән уртаклашу җиңел түгел. Монда һәр катнашучы – җиңүче. Бәйге зур көч таләп итә. Инде сәхнәгә менгәнсез икән, сез – бик бәхетле кеше­ләр, – диде ул. Аның сүзләрен “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова куәтләде.

“Татарстан ныклы гаи­ләләре белән башкаларга үр­нәк булып тора. Җитәкчеләр­не генә алыйк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Дәү­ләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәт­шин гаиләләре башкаларга үрнәк булып тора. Менә без кем­нәрдән үрнәк алабыз, – ди ул. – “Нечкәбил” конкурсын оеш­тырып, җан атып йөргән Изольда Жуйковага чиксез рәхмәт. Быел ул оештырган бөтен бәйрәмнәрдә булырга туры килде. Янәшә­сендә бер­гә уйлый торган, бер фи­кер­дәге дуслары бар. Әнә шуңа бу бәйгене 14 нче тапкыр шау­латып уздыра да инде”.

Бәйгенең финал өлеше башланыр алдыннан күп кенә гаиләләр белән аралаштык. Яңа Чишмә районыннан килгән Ләйсән Салихова өчен җан атучылар белән залдагы урыным бергә туры килде. “Иртәдән бирле монда инде. Кызым өчен бик борчылып торабыз. Барлык туганнарыбыз җыелышып килде. Бу бәйге безнең араларны тагын да якынайтты”, – ди әтисе.

 Чүпрәле районы Иске Кәкерле урта мәктәбе укытучысы Земфира Фәтхулли­на­ның дүрт кыз туганы да килгән. Земфира ханым үзенең горурлыгы итеп, 60 ел бергә, бер сукмактан, тигез, күркәм гаилә булып атлаган әти-әнисен, төп таянычы, терәге булган тормыш ип­тәшен, уңышлары белән куандырган балаларын, укучыларын саный. Земфираны булачак ире Рөс­тәм 19 яшен­дә урлап ки­тә. Инде шуннан бирле 21 ел узып та киткән. Ике ул үстерәләр икән.

Әлмәт шәһәрендә яшәү­че Лилия Даишева ярым финалда ук үзенә җәлеп иткән иде. Аның гаиләсенә, ире Рөстәм­гә сокланудан тыш, сабыйларына карап сөенгән идек. Бу гаиләдә 11 бала тәрбияләнә. Иң элек Данис туа. Аның артыннан Рәнис, аннан соң Рунис. Күп тә үтми, Лилия тагын авырлы икәнен белә. УЗИ үткәрүче ханым аны бө­тен­ләй өнсез калдыра: карынында ике бала ята икән бит! Шлуай итеп, Данияр белән Девика туа. Тагын бер елдан Рената дөньяга килә. Могҗиза дәвам итә. Бер елдан Лилия тагын игез балалар табасын белеп ала. Бу юлы ике кыз – Раяна белән Даяна туа. Бәхет ишелеп төшүдән туктамый. Бер ел дигәндә тагын ике игезәк кызлы булып куялар. Ясминә һәм Сәминә белән бала тудыру йортында вакытта бер ана баласын ташлый. Лилия ханым өенә ике түгел, өч бала белән кайта. Хәзер кызлар янәшәсендә Артем исемле егет тә үсә.

Итәк тулы баласы белән дә бу бәйгедә катнашу өчен күпме түземлек, сабырлык кирәк. Даишевлар өчен җан атучылар күп булды. Аларга барлык туганнары ярдәм итте. Тырышлык, йокысыз төннәр бушка китмәде – Лилия Даишева “Нечкәбил” бәйгесенең җиңүчесе булды.

Бу бәйгенең бер матур ягы бар. Монда әллә ничә ел элек катнашкан, җиңү яулаган ханымнар да, бик теләп, кире әйләнеп кайта. Күпләр “Нечкәбил” оештырган чараларда катнаша. Лаеш районыннан күп бала үстерүче Алсу Вәлиева улы белән матур җыр башкарды. Ә менә берничә ел элек бәйгедә катнашкан, физик мөм­кин­леге чикләнгән Миләүшә Зарипова – әле дә бәйгенең туг­ры тамашачысы. Элеккеге катнашучыларны санап бетереп булмый. Алар залда күп иде. Димәк, бу бәйге таныштыра, кавыштыра, дуслаштыра. Иң мөһиме, бу гаиләләр матур яшәүләрен дәвам итеп, башкаларга да бәхетле булуның серен өйрәтә.

 

(“Ватаным Татарстан”, /№ 171, 27.11.2018/)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нечкә бил