Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нечкәбил бәйгесе гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче бәйрәм

Рөстәм һәм Лилия Заһидуллинар гаиләсе – районыбыз тарихында үз урынын биләүче, туган як үсешенә өлеш керткән күркәм, үрнәк гаиләләренең берсе.

Гаиләнең тулы, ышанычлы калканы Рөстәм Рафис улы - 2010 нчы елдан район башкарма комитетының яшъләр һәм спорт бүлеген җитәкли. Яшь, энергияле, максатчан җитәкче районыбыз спортчыларының республика, Рәсәй күләмендә халыкара ярышларда көч сынашып, уңышлар яулавына барлык хезмәт-осталыгын кертә. Хезмәт белән бергә спорт тармагында үз өстендә эшләргә дә мөмкинлек таба ул. Хезмәт елларының матур биеклекләрендә алган мактау таныклыклары, республика, район күләмендәге күпсанлы күкрәк билгеләре, медальләр аның нык ихтиярлы шәхес икәнен күрсәтә. Рөстәм Рафис улы 2013 елда узган Универсиада утының ялкынын йортүче дә.

Әлбәттә, ир-егетләрнең һәрбер уңышлары, нәтиҗәле биеклекләре артында аны аңлаучы хатын-кыз тора. Рөстәм Рафисовичныкы - яраткан тормыш иптәше Лилия Мөдәрисовна. Лилия ханым, район үзәк хастаханәсендә райондашларыбызга игелекле хезмәт күрсәтә, ул - шәфкать туташы. Җыр- моң сөюче гаилә, биергә дә оста, спортта да алдынгы. Бик теләп республика, район күләмендәге чараларда катнашып, нәтиҗәле урыннар яулыйлар.

Менә шушындый искиткеч матур, үрнәк гаилә быел "Нечкәбил" матурлык һәм гаилә республика бәйгесендә безнең районыбыз данын яклый. Лилия Мөдәрис кызы Заһидуллина ел саен уздырыла торган бу бәйгенең Әтнәдә узган зона турын үтеп, ярымфиналга чыккан иде. Ә бүген исә районыбыз "Нечкәбил"е конкурсның Казанда узган ярымфинал өлешендә көч сынашты. Бәйгедә 30 гаилә катнашты.

Фестиваль шартлары буенча һәр гаилә нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәтә белергә тиеш. Шулай ук җыр, бию, нәфис сүз кулланып сайлап алган тема буенча үзеңнең зур булмаган бәйрәм чыгышыңны, үз гаиләң, үзең, тормыш иптәшең һәм балаларың турында сөйләгән видеосюжет тәкъдим итәргә кирәк иде.

Ярымфиналның нәтиҗәсе октябрьдә билгеле булачак, әмма Заһидуллиннар бүгенге ярымфиналда иң якты һәм иҗади гаиләләрнең берсе булуы көн кебек ачык.

"Нечкәбил" - ул Татарстанның тату гаиләләре республика бәйгесе, республика горурлыгы һәм байлыгы. Нечкәбил бәйгесе гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче бәйрәм. Ул киләчәктә дә шушы үзенчәлеген сакласа иде. Бәхетле, нык гаиләләр, Нечкәбилдәй тынгысыз ханымнар һәрвакыт үрнәк булсын иде.

Ә инде безнең район данын яклаучы көләч йөзле “Нечкәбил”ебезгә бу бәйгедә уңышлар телибез! Гаиләгез һәрчак үрнәк, күркәм, нык һәм тулы бәхетле булсын!

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нечкәбил