Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Әни»

- Алло, исәнмесез. Бу кибетме? - Әйе, сабыем. Нәрсә кирәк? - Миңа әни кирәк иде, сездә юкмы! - Ә ниндирәк әни? - Бик чибәр һәм... песиләр ярата торган! - Безнең кибеткә кичә генә шундый бер әни килгән иде. Син бәләкәч, кайдан шалтыратасың? - Балалар йортыннан! - Яхшы. Без синең заказыңны...

- Алло, исәнмесез. Бу кибетме?
- Әйе, сабыем. Нәрсә кирәк?
- Миңа әни кирәк иде, сездә юкмы!
- Ә ниндирәк әни?
- Бик чибәр һәм... песиләр ярата торган!
- Безнең кибеткә кичә генә шундый бер әни килгән иде. Син бәләкәч, кайдан шалтыратасың?
- Балалар йортыннан!
- Яхшы. Без синең заказыңны кабул итеп алдык. Иртәгә ятим балалар йортына әниеңне җибәрербез! Көт!
Ә иртән, ул аның бүлмәсенә килеп керде. Шундый чибәр һәм ягымлы. Ә кулында песи. Чып-чын, теп-тере!
- Әни, әнием! - дип, бала әлеге хатынга ташланды һәм муйныннан шундый итеп кысып кочаклады ки, бермәл бармак очлары агарып чыкты. - Әнием минем!!!

Айдар үз тавышыннан үзе уянып китте. Мондый төшләр аңа соңгы арада бик еш керә башлаган иделәр. Ул кулын мендәр астына тыгып бер фотосүрәт тартып чыгарды. Әлеге рәсемне ишек алдыннда уйнаганда табып алган иде. Бу фотодагы кызның үз анасы икәненә иманы камил һәм хәр кичтә шуңа карап йокыга китә башлады. Икенче көнне "детдом" директоры иртәнге "обход" вакытында Айдар кроваты янында әлеге фотографияне күреп алды:
- Айдар, балам. Каян алдың?
- Урамда таптым...
- Ә кем соң бу?
- Минем матур әнием... әле ул песиләр дә ярата!

Директор әлеге рәсемдәге хатын-кызны шундук таныды. Узган ел ул, бер төркем волонтерлар белән килгән иде. Күрәсең шунда төшереп калдырган. Әлеге кызның бик күп даирәләр бусагасын таптаган чагы иде. Аның изге хыялын -уллыкка бала алу теләген, җирле бюрократлар, шундук җимерделәр. Янәсе, ул кияүдә түгел.
- Димәк, бу синең әниең. Алайса, бераз сабыр итик әле без.

... Директор үз кабинетына кергәч, ишеккә карап көтә башлады.
- Керергә мөмкинме?
- Әйе, әйе. Рәхим итегез Айсылу Азатовна!
Кыз, беркемне дә үпкәләтергә теләмәгәндәй, акрын гына атлап өстәл янына килде һәм җайлап кына калын папканы сузды.
- Менә. Мин барсын да җыйдым.
- Яхшы Айсылу! Мин тагы, соңгы кабат бер-ике сорау бирмәкче булам. Сез, үз өстегезгә нинди җаваплылык алганыгызны аңлыйсызмы? Бала бит ул, уенчык түгел! Бер ике сәгать уйнагач, туйдым дип, җыеп куеп булмый. Ул - гомерлек!
- Әйе. Мин барсын да аңлыйм. Сез дә минем хәлемә керегез. Бу дөньяда, үземнең кемгәдер бик кирәк икәнемне дә аңлый торып, тыныч кына яши алмыйм мин.
- Яхшы, ә балаларны кайчан карамакчы буласыз?
- Мин аларны карамыячакмын. Сез кемне тәгъдим итәсез, шуны алачакмын. Беләсезме, чын әти-әниләр бит үзләренә кирәген сайлап ала алмыйлар. Алар кем туачагын да, нинди булачагын да белмиләр. Авыру булса да, ямьсез, я матур булса да яраталар! Менә минем дә чын әни буласым килә!
- Беренче тапкыр мондый тәрбиягә алучыны очратам, - дигәнен директор сизми дә калды, - Хәер, мин инде сез кемнең әнисе булачагыгызны инде беләм. Ул 5 яшьлек Айдар. Анасы аннан тууга ук баш тарткан. Хәзер монда алып киләм. Сез әзерме?
- Әйе...

5 минуттан ишек кабат ачылды. Анда кулына фото тоткан малай басып тора иде. Артыннан кереп килгән директор:
- Айдар акыллым. Менә бу синең...
- Ә-н-и-е-е-е-м! - дип, кычкырып Айдар Айсылуга ташланды. Муйныннан шундый итеп кысып кочаклап алды, бармак очлары агарып чыкты хәтта.
- Айдар, балам минем, балакаем. Мин синең белән бәгерем, - дип Айсылу малайның аркасыннан сыпыра башлады. Аннан директорга карап, - Кайчан баланы алып китә алам? - дип сорап куйды.
- Беләсезме... гадәттә әти-әниләргә балалар ияләшергә тиеш. Башта монда аралашалар, аннан 1-2 көнгә өйләренә алалар...
- Мин бүген үк, хәзер үк алып китәм! - диде Айсылу.
- Ярар алайса... Иртәгә баребер яллар, алып китегез. Ә дүшәмбе, калган кәгазь эшләрен бетерергә килерсез.

Айдарның шатлыктан түбәсе күккә тиде. Ул әнисен бер генә мизгелгә дә калдырмас өчен шундый нык тотынган, күзләрен аңа төбәгән... бу вакыйганың шаһиты булучыларның ихтыярсыздан күзләренә яшь килде. Тәрбиячеләр тиз-тиз малайның әйберләрен җыеп тапшыргач кына елмаеп:
- Айдар, син безгә кунакка килерсең бит? - дип сорый алдылар.
- Әйе, әйе. Килермен.

Инде барсы белән дә саубуллашып урамга чыккач Айдар иң мөхим, төп сорауны бирде.
- Әни, ә син песи яратасыңмы?
- И, балам! Ничек кенә әле. Беләсең килсә, минем өйдә алар икәү! - диде дә, шатлыктан авызы колагына җиткән Айдарны күтәреп алды.
Чыганак: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250