Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ни яме бар, хатын-кызлар булып, җәмгыятьтә сөю булмаса”...

Әллә ничә Былтыр чыкты, яки якынлашып килүче 8 март уңаеннан район сәхнәсендә үткән бүгенге концерттан фоторепортаж.

Бүген район сәхнәсендә гүзәл затларыбызга багышланган бәйрәм концерты оештырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Зал алкышлый-алкышлый сәхнә пәрдәсе ачылуын көтте. Караңгылык. Асыл бер ир-егетебез гүзәл затларга самими шигырь юллары укый:

“И хатын-кыз, дөнья мәшәкатен тартып барасың...”,

“Ни яме бар табигатьнең Язлар килеп бөре чыкмаса?!

Ни яме бар, хатын-кызлар булып, җәмгыятьтә сөю булмаса”...

Мондый хак сүзләр табар өчен сценарие авторына хәйран эзләнергә туры килгәндер, мөгаен. Түрдә исә, “Бәйрәм белән сезне, хатын-кызлар, күңел күгендәге йолдызлар”, дигән сүзләр тезмәсеннән яктылык бөркелә. Озакламый сәхнә серле бер мохит тудырган караңгылык-яктылыктан егетләр триосына күчә. Алар исә роза чәчкәләре тотып, килермен яннарыңа, дигән матур җыр сузып, кулларындагы чәчкәләрен залдагыларга суза. Шулай итеп, өч егетнең чәчкәсенә уйламаганда-көтмәгәндә өч гүзәл зат лаек булып куя. Сәхнә түренә район башлыгы күтәрелгәч, зал тын да алмый Рамил Рәшитовичның күңел түреннән чыккач теләкләрен тыңлый.

“8 март балачактан ук Әниләр бәйрәме булып күңелгә кереп калган инде ул, – ди районыбыз башлыгы. –Хатын-кыз, Әни, Гаилә, – әлеге төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз. Гаилә ныклыгы әниләрдә. Алар гаилә учагын саклаучы да, яклаучы да, җәмгыятебезгә игелекле балалар тәрбияләүче дә. Районыбызда тырыш гаиләләр бәрабәренә соңгы елларда демографик хәл яхшыра бара, туучы сабыйлар саны арта. Күпбалалы гаиләләрнең район тормышында роле бик зур, Пыжмарадан Алсу Мөхәрләмованы гына алыйк, иптәше белән нинди игелекле балалар үстерделәр, Нормадан Галиевлар, Доргадан Ефремовлар һәм башкалар үрнәк итеп куярлык. Хатын-кызларыбыз арасында җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә бар... Укытучыларның 80 проценты хатын-кыз, медицинада эшләүчеләрнең 90 проценты – хатын-кыз. Авыл хуҗалыгында эшләп, ил муллыгын тудыручыларның күбесе – хатын-кыз...Рәхмәт сезгә, Бөек затлар, булганыгыз өчен, район тормышына керткән өлешегез өчен!”

Җылы сүзләр ханымнар һәм туташлар күңеленә сары май булып яткандыр.

Сәхнәгә әллә ничә Былтыр чыгуы, кемнәр бүләкләнүе, хатын-кызларыбызга багышланган җыр-биюләр турында газета битләреннән укып белә аласыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март