Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ниһаять! Җиңүчеләр билгеле (+фото)

8 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  1-4 сыйныфларда белем алучы балалар арасында “Укучының мәдәни көндәлеге” Республика Проекты кысаларында барган бәйгенең “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле әти-әни” номинацияләренә нәтиҗә ясалды.

Бәйгенең соңгы этабында 40 мәдәни көндәлек катнашты. Бәйге кагыйдәләре буенча балалар республикабызның төрле мәдәният учакларына барырга һәм анда булуларын билгеләтергә яки билетларын теркәргә,  көндәлек битләрендәге биремнәрне эшләргә, үзләре катнашкан чаралар турында фикерләрен белдерергә, көндәлекне пөхтә итеп алып барырга тиеш иделәр.

6 кешедән торган жюри көндәлекләр белән танышып чыкканнан соң, түбәндәге балаларның Мәдәни көндәлекләрен үз сыйныфлары арасында җиңүче дип билгеләде:

Беренче сыйныфта укучы балалар арасында Норма урта мәктәбенең 1Б сыйныфында белем алучы Гатауллин Булатның Мәдәни көндәлеге 53 балл җыеп 1 урынга чыкты. Икенче урынга Балтач гимназиясенең 1А сыйныф укучысы Хәкимҗанова Динәнең (49 балл) һәм 3 урынга Бөрбаш урта мәктәбенең 1сыйныф укучысы Гыйлмуллин Ильясның (44 балл) Мәдәни көндәлекләре лаек булды.

Икенче сыйныфта укучы балалар арасында Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныфында белем алучы Васильев Русланның Мәдәни көндәлеге 36 балл белән 1 урынга чыкты. Икенче урынга Норма урта мәктәбенең 2 сыйныфында укучы Мөҗипова Зифаның (33 балл) һәм 3 урынга 2В сыйныф укучысыСөләйманова Диләрәнең (32 балл) Мәдәни көндәлекләре билгеләнде.

Өченче сыйныфта укучы балалар арасында Норма урта мәктәбенең 3А сыйныфында белем алучы Гарифуллин Саматның Мәдәни көндәлеге 63 балл белән беренчелекне яулады. Икенче урынга шулай ук Норма урта мәктәбеннән 3Б сыйныф укучысы Габделхакова Алсу (46 балл) һәм 3 урынга Түнтәр урта мәктәбенең 3 сыйныфында укучы Зәйнетдинов Илсурның(36 балл) Мәдәни көндәлекләре лаек дип табылды.

Дүртенче сыйныфта укучы балалар арасында Норма урта мәктәбенең 4 Б сыйныфында укучы Кәримова Алсуның Мәдәни көндәлеге 81 балл белән быел да беренчелекне бирмәде. Икенче урынга Балтач урта мәктәбенең 4А сыйныф укучысы Мөхәмәтгалиева Таңсылуның(27 балл) һәм 3 урынга Яңгул урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Сафиуллина Камиләнең (26 балл) Мәдәни көндәлекләре лаек булды. Гомуми нәтиҗәгә килеп, “Әфәрин, нормалылар!” дип әйтәсе килә. Бәйгенең кагыйдәләре буенча, һәр сыйныфтан да 1 урынны алган балалар 21 май көнне башкалабызга “Әкият” курчак театрына барачаклар.

    Җиңүчеләр арасыннан Кәримова Алсу һәм Гарифуллин Самат инде икенче ел рәттән мондый матур нәтиҗәләргә ирештеләр.

 Шулай ук шушы 1 урынга лаек булган балалар арасыннан иң күп бал җыйган Кәримова Алсуның (81 балл) әнисе Кәримова Фәридә Рәфәгатовна район күләмендә “Иң мәдәниятле әни” дип билгеләнде.

 “Әкият” курчак театрында узачак күңелле чарага җиңүчеләр Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укытучысы Гарифуллина Эльмира Мәсхут кызы җитәкчелегендә юлга чыгачак.

Балаларны зур җиңүләре белән тәбрик итеп, алга таба да мәдәнияттән аерылмауларын, исән-сау йөреп кайтуларын телибез.

Хания Исхакова

үзәк китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев