Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әниләр – бәйрәм кунаклары

Бүген район мәдәният үзәгендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла. Быелгысы да матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды.

Мәдәният үзәгендә узган тантанада әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Анда "Ана даны-Материнская слава" медале ияләре – Дорга авылыннан Роза Арыкова, Урта Көшкәттән Нина Терентьева, "Ана капиталы" алучылар, озак еллар бергә матур итеп яшәгән парлар, иҗади әниләр тәбрикләнде.

Район җитәкчеләре исеменнән барлык әниләрне вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Галимуллин котлады.

Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк булырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә. Ихлас күңелдән сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы телим. Сезгә иң матур теләкләр әйтелсен, балаларыгыз һәрвакытта да уңышлары белән куандырсын һәм ярату бүләк итсен! Күп балалы, тәрбиягә һәм опекага ятим, караучысыз калган балалар алган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләремне ирештерәм. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын! – диде ул.

P.S. Безнең илдә узучы, күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аеруча да зур әһәмияткә ия. Бу бәйрәмгә берәү дә битараф кала алмый. Әлеге истәлекле көндә барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез.
 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Әниләр – бәйрәм кунаклары
Әниләр – бәйрәм кунаклары_2
Әниләр – бәйрәм кунаклары_3

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне