Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нинди бәхет җирдә сөеп яшәү, нинди бәхет сөеп-сөелү? - ди Кенәлеләр (+фоторепортаж) 

Кенә мәдәният йортында “Пар канатлар” кичәсе узган

Пар канатлы, берсеннән-берсе башка яши алмаган, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр Кенә мәдәният йортында узган “Пар канатлар” кичәсендә кунакта булды. Биредә тигезлектә гомер юлын узган гаиләләр барланып, алар хөрмәтенә җырлар башкарылды, иҗат чишмәсе гөрләп акты. Шулай да сәхнә түре ике гаилә өчен бүленгән иде. Тырыш хезмәт, үрнәк гаилә бәрабәренә авылдашлары арасында ирешкән кадер-хөрмәтләре чиксез аларның. Бәйрәм уңаеннан гаиләләрне котларга килгән кунаклар да иң элек аларга әле тагын озак еллар матур итеп яшәргә язсын дип теләде. Ә хәзер бәйрәм күркеләре белән якыннан танышыйк. 
1963 елның 21 апрелендә яңа гаилә корып җибәргән Мәсхүдә һәм Нәүфәл Лотфуллиннар 55 ел парлы, тигез, матур тормышта гомер итәләр. Инде ярты гасыр гомер үтсә дә, гел бер-берсенең сүзеннән чыкмыйча, берсенең киңәшенә икенчесе колак салып яшиләр. 
Адәм баласының тормыш кырында нәсел дигән төшенчәсе бар. Аны еш кына агачка тиңлиләр. Кемнеңдер ул тирән тамыр җәя, гөрләп яфрак яра һәм картайса да төптән яшь үсентеләр чыгарып, киләчәк белән тоташа. Әлеге бәйрәмнең икенче парлы гаиләсе дә шундыйлардан. Алар да гаилә коргач, үзенең тормышының мәгънәсе, үзеннән соң калдырачак эзе һәм аларның нәселен дәвам итүче балалары турында уйламый калмаганнардыр. Әйе, тату гаиләңдә үзеңә мәрхәмәтле булырдай балаларың үсү - гомерлек бәхет. 57 ел бергә тату гомер кичергән, балаларына кадерле әти-әни, оныкларына яраткан әби-бабай булган Сания һәм Мидхәт Закировлар да әлеге кичәнең олуг кунаклары иде. 
Эчкерсез котлаулар, күңел түрләренә үтеп керердәй шигырь юллары белән үрелеп барган бәйрәмне һәркем бик яратып кабул итте, кайнар алкышлар тынмады. Һәм киләчәктә дә шундый чаралар күбрәк үткәрелсен иде дигән теләкләр яңгырады. 
 

Кадрия Галимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Пар канатлар” кичәсе