Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нөнәгәрдә баш батырга ат куйганнар

Нөнәгәр авылы халкы барлык авылдашларын, күрше-күлән һәм бәйрәм яратучы кунакларны үзенеӊ кабатланмас Сабан туена чакыра.

Ураза гәете көнне авыл тагын зур бер бәйрәмне уздырачак. Бәйге 15 июнь көнне, җомга көнне сәгать 2дә башланачак. Сабантуй кунакларын мул табыннар, эчкерсез аралашу, бай сәүдә нокталары һәм киӊ күӊелле нөнәгәрлеләр көтә. Нөнәгәр егете, Татарстан Республикасыныӊ әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә баш Дәүләт инспекторы, республиканыӊ экология Министры урынбасары Фаяз Шакиров Сабантуйныӊ баш батырына ат бүләк итәчәк. Ягулык көне-сәгате белән кыйммәтләнгәндә, файдалану өчен арзанлы транспорт чыганагы булып саналучы ат баш батырны көтә. Кемнәр көрәшми, алар мавыктыргыч уеннарда катнаша алачаклар , саллы призлар куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй