Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нәни биючеләребез 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (+фото)

Районыбызда сәнгатькә гашыйк яшьләребез бик күп. Төрле бәйрәм чараларында, бәйге, конкурсларда катнашып, алар үзләренең талантлары белән таң калдыралар.

27 октябрь көнне Казан каласында өченче тапкыр "YOUR WAY" халыкара конкурсы үткәрелде. Биредә хореограф Лариса Дәүләтшина әзерләгән "Изюминки" бию төркеме "Күңелле балачак" һәм "Калина Дэнс" биюләре белән катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Егет-кызларны әлеге олуг җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә сәхнәләрне дер селкетеп, Балтач данын еракларга ирештерүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев