Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нөнәгәрдә Тумашевлар гаиләсен искә алдылар (фото)

Нөнәгәр авылында Кәшифә Тумашева белән Равил Тумашевны искә алу кичәсе узды.

Кәшифә Тумашеваның тууына 120 ел булса, Равил Тумашевка - 100 ел.

Кәшифә Тумашева - беренче профессиональ хатын-кыз режиссер, актриса, педагог, радио дикторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Равиль Тумашев – режиссер, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Кәрим Тинчурин театрында озак еллар баш режиссерлар булып эшләгәннәр.

Дәрәҗәле кунаклар арасында Тумашевларның кызлары, 96 яшьлек Зөмәрә ханым Тумашева, Казан шәһәре филология укытучылары, Кәрим Тинчурин театрының халык артисты Нуретдин Нәҗмиев һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова да бар иде.

Әлеге чара тәмамлангач, Кәрим Тинчурин театры артистлары Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм”спектаклен куйдылар.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тумашева