Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нормабаш Сабан туе тамашачы мәхәббәтен яулады (+бик күп фото)

Җомга көнне, эш атнасы тәмамланганнан соң, Нормабашта бик матур, халыкны чыннан да ял иттерә торган бәйрәм булды.

Әлеге Сабантуйга зур әзерлек алып барылды, авыл халкы әрәпәне дә матур итеп, милли киемнәрдән җыйды. Һәркем бәйрәм көнен зарыгып көтте, кечкенә генә мәйданчыкта алма төшәр дә урын юк иде. Ул чыннан да күңелле дә, матур да, яратырлык та булды.

“Бу Сабан туе бөтен Нормабаш авылы халкы белән берлектә оештырылып, авылда туып-үскән һәм авылга катнашы булмаган иганәчеләр ярдәмендә матди яктан булышынып эшләнгән чара булды. Уеннар традицион Сабантуй уеннарын да, яңаракларын да алдык. Миллекне юешли-юешли егетләр һәм кызлар берсен-берсе чаптылар. Пакет эченнән йөрү уены бик күңелле булды. Аны Лилия Галипова уйлап чыгарды. Кул көрәше, милли көрәш тә бик матур узды.

Альберт Гыйльметдинов, Рәйхан Фатыйхов, Илдар һәм Илдус Зариповлар, Радик Вафин, Лилия һәм Фәрит Галиповлар, Искәндәр Нәбиев, Илнур Хаҗиев, Илшат Идиятуллин, Алмаз Хафизов, Илһамия Гыйләҗетдиновалар бик тырышып бәйрәмне оештыруга булыштылар, мәйданчыкны әзерләүгә зур өлеш керттеләр. Кили авылы клубы ягыннан да зур ярдәм күрдем. Халидә Гарифуллина һәм Фәрит Гарифуллиннарга олуг рәхмәтләремне ирештерәм. Менә шулай бергә һәм бердәм булып оештырганга бик матур бәйрәм булгандыр ул. Тамашачы төнгә кадәр утырды, көрәш бетеп, тәкәне абсолют батырга тапшыргач кына авылдашлар таралыша башлады. Димәк, Сабантуйны ошаткан халык.

ТР Атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Эльвира Хәйруллина, яшь артист, музыкант, җырчы Айнур Ахунов та әлеге бәйрәм кунаклары булдылар. Алар үзләренчә бик ямьләндерделәр бәйрәмне, икенче төрле төсмер дә биреп җибәрделәр. Айгөл Бариева белән Эльвира Хәйруллина халык күптәннән яратып тыңлаган җырларын да башкардылар, яңалары белән дә сөендерделәр. Халыкның сөенгәнен күргәч, үземә дә бик рәхәт булды.

Булышкан иганәчеләргә авыл халкы исеменнән зур рәхмәт. Әлеге бәйрәмгә өлешләре кергән һәркемгә саулык-сәламәтлек, гаиләләренә тынычлык, матур тормышлар насыйп булсын. Кечкенә генә булган Нормабаш халкын сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен сөендерсен иде, - ди Нормабашның клуб мөдире Рузилә Шамкаева.

Үз чиратымда Рузиләгә дә зур рәхмәт җиткерәсем килә, һәрбер ярышны кызыклы итеп, халыкны рәхәтләнеп көлерлек итеп алып барды ул. Сүз байлыгы, авыл халкына булган хөрмәте белән чыннан да сокландырдың, Рузилә. Алга таба да бәйрәмнәрегез шулай матур һәм күңелле үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе Сабантуй мизгелләре Авыл көне Нормабаш Сабантуй 2021