Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нормалылар “Кызлар капкыны”на эләкте

Нормалылар спектакль куячак дигән хәбәр таралуга ук күпләр әлеге кичне көтә башлады, чөнки яңа клубта, артистлардан бер яклары белән дә ким булмаган үзешчәннәрнең талантын һәркем белә.

Җитте ул көн, кичә Норма мәдәният йортында эшләп килүче драм түгәрәк Данил Салиховның “Кызлар капкыны” дип аталган спектаклен халыкка куйды.

Бүгенге тормышта урын алган көлкеле дә, гыйбрәтле дә күренешләргә нигезләнгән бу спектакль зал тулы тамашачыны әсир итте. Комедиянең персонажлары да, аларның әйтелгән сүзләре, ым-хәрәкәтләре дә авторның тирәнгә яшерелгән фикерен ачып салучы төп факторлар иде. Комедиянең, халык күңеленә хуш килүе, алкышлар яңгыравыннан күренде. Афәрин, Нормалылар. Киләчәктә дә сәхнәләрегез мондый чаралардан буш тормасын, тамашачы алкышы тынмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр