Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һөнәрле кулда гәүһәр бар (+фоторепортаж)

Быел 2019 ел эшче һөнәрләр елы уңаеннан, үзәк китапханәбезнең уку залында "Һөнәрле кулда гәүһәр бар" исемле очрашу кичәсе үтте.

Биредә: Арча аграр көллиятенең Балтачтагы 2 филиалы мөгаллимәсе Зөлфирә Гаязова, Курмала авылыннан төсле калайдан төрле эшләнмәләр кисеп ясаучы Ленар Галиев, Балтач район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Фирүзә Фәйзрахманова, чәчтарашханәдә чәч кисүче Илүзә Габделхакова һәм район мәдәният үзәгендә сәхнәләштерү эшләре буенча урынбасар Рамил Борһанов һөнәрләренең асыл эшләре белән бүлеште. Чарабызда Балтач гимназиясенең һәм Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар килгән кунакларыбыз белән бик теләп аралашты һәм үзләренә бик күп мәгълүмат тә туплап киттеләр.

Зилә Ильязова.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә