Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нур бөркелде йөзләрдән

Язның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март якынлашканда 4 мартта Балтач үзәк зурлар китапханәсендә районыбыз хатын-кыз китап укучылары өчен “Нур бөркелә йөзләрдән” исемле бәйрәм чарасы үтте.

Әлеге чарабыз гүзәл затларыбыз өчен чын бүләк тә булды. Чөнки бәйрәмгә “Өй ашлары” һәм “Хуҗабикәләр” китабының авторы Венера Мәҗитова очрашуга үзе дә килде. Башкортстаннан кадәр ерак араларны якын итеп килгән кунагыбызның киңәшләре, тәкъдимнәре һәр килгән китап укучы өчен дә күңелләргә җылы нур сирпеде. Венера ханым Татарстан һәм Россия журналистлар берлеге әгъзасы, очрашуда ул китапларының  нәшер ителү тарихы, үзенең тормышы һәм республика буйлап очрашулары турында сөйләп үтте. Венера ханымның киң күңелле, аралашучан булуы җыелган аудиториядә уңай атмосфера тудырды, алай гына да түгел, үзара якын итеп фикер алышулар, күңелгә якын сүзләр аша әлеге чарабыз бик күңелле һәм рәхәт рухта үтте.


Зилә ИЛЬЯЗОВА,
үзәк итапханә хезмәткәре.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә