Нурия Галләметдинова: "Сәхнә – гомерлек һөнәрем"
2002 елда ТР Мәдәният министрлыгы халык театрына смотр игълан итә. Биредә Балтач драма коллективы катнашырга карар кыла.
Авыл, авыл сәхнәсе артистларсыз тормаган. Һәр чорның үзенең данлыклы җырчылары, биючеләре, гармунчылары, театр уйнаучылары булган. Авылдашлары аларны яратканнар. Вакытлар үтсә дә, үз заманнары артистларын сагынып сөйләгәннәр. Сәнгатькә һәвәс яшьләр сәхнәне җанландыра, тулыландыра барганнар. Бу әле дә шулай.
Балтач авылында да драма коллективы шулай яшәп, хәзерге көнгә килеп җиткән. Махсус белемле режиссерлар булмаса да, бу эшне оста башкаручылар, оештыручылар табылган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре ул талантларны берләштереп, үзешчән театр сәнгатенең дәвамлы булуын тәэмин иткән. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының Колхоз-совхоз театры булып Балтач районында тууын, шуннан Дәүләт күчмә театры булып эшләп китүен белеп тору үзешчәннәргә бер ныклык биргән.
Балтач мәдәният йортының драма коллективы мин институтта укыган чорда һәр елны спектакль әзерләп авылларга йөри, аның даими артистлары бар, коллектив тупланган иде. Үткән гасырның 70 елларында сәхнәгә менгән үзешчәннәр, яңа гасыр башында да төп таяныч булды. Лотфулла Әхмәдуллин, Мөдәрис Шәйхиев, Рәшит Хәкимҗанов, Камил Садыйков, Әнәс Сабиров, Вәгыйз Сәлахов, Гадения Зәкиева, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Асия Садыйкова, Роза Гәрәева, Нәҗип Әминов дистә еллар дәвамында коллективны таркатмый яшәтеп килделәр. Яңа гасырга кергәч биреләчәк “Халык театры” статусы иң элек аларның хезмәтләренә бирелгән мактаулы бәя булды.
Сәхнәне гомерлек һөнәрем урыны итеп сайлаган мин дә яшьтән театр дип җенләнгән хыялыйларның берсе булганмындыр – Н.К.Крупская исемендәге Ленинград мәдәният институтының Казан филиалында укыдым (ул бездән соң мөстәкыйль мәдәният институтына әйләнде), институтны тәмамлап, Балтач мәдәният йортына эшкә кайттым. Әмма режиссер булып эшләргә туры килмәде, мине район мәдәният бүлегенә мөдир итеп билгеләделәр. Яратып укып алган профессиям күңелемдә гел эш таләп итеп торды. Төп эшемнән соң, район мәдәният йортына йөреп, берничә спектакль чыгардым, әмма режиссерлык белән даими шөгыльләнә алмадым. Мәдәният бүлеге мөдиренең үз вазифалары бик олы һәм күптөрле иде шул. Аннары район социаль-тәэминат бүлегенә мөдир итеп билгеләндем. Бөтенләй башка дөньяга чумдым, шулай да яратып сайлаган һөнәреп үзенә тарта, күңелне сәхнәгә талпындырып куя иде. “Пенсиягә китсәм, рәхәтләнеп бер спектакль чыгарыр идем”, дип хыялландым. Бу хыялымны мәдәният йорты директоры Нәҗип Әминовка да әйтә идем.
2001 елның 1 февраленнән район администрациясенең социаль-тәэминат бүлекләре бетерелде. Һәм миңа пенсия законы нигезендә, 53 яшемдә пенсия билгеләнде.
Клубларда кышкы эш сезоны башланыр алдыннан Н.Әминов мине драма түгәрәге алып барырга чакырды. Риза булдым, әлбәттә. Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” пьессасын сайладым, Нәҗип белән рольләргә кешеләр билгеләдек. Коллектив белән танышып, эшне башлап җибәрдем. Артистлар озак еллар сәхнәдә уйнаган кешеләр иде, эшләве авыр булмады.
2002 елда ТР Мәдәният министрлыгы халык театрына смотр игълан итте. “Халык театры” исемен алу өчен без дә катнашып карарга булдык. Мәдәният министрлыгы каршындагы үзешчән коллективларга методик ярдәм күрсәтү үзәгеннән Камил Саттаров эшебезне югары бәяләде. “Күптән җитлеккән коллективыгызны “Халык театры” исеме бирелү белән алдан котлыйм”, диде. Министрлык карары булмаса да, бу мизгелдә һәрберебезнең күзендә шатлык яшьләре ялтырады. Сәхнәдә егерме елдан артык уйнаучылар да, беренче рол башкаручылар да канәгать иделәр.
Т. Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле авыл сәхнәләрендә унбер тапкыр куелды. Артистларыбыз бу спектакльне бик яратып уйнадылар. Алдагы елларда Т. Миңнуллинның “Гармун белән скрипка”, Ризван Хәмиднең “Диде кардәш...”, Аманулланыж “Бер кирпеч, ике кирпеч...” әсәрләре сәхнәләштердек. Балтач халкы спектакльләрне көтеп алды. Артистлар тагын бер кат коллективның халык театры исмен юкка алмавын расладылар. Балтач театры халыкның күңелен яулады.
Еллар үткән саен коллектив яшәрде, әмма буыннар алмашынса да, ветеран артистлар белән яңалар тиз дуслашып, аралашып яши башлыйлар, ихластан ярдәм итешәләр, шуңа күрә эшләве дә бик рәхәт иде.
Нурия Галләметдинова
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев