Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әнвәр Нургалиев маллар янында йоклаган

“Авылга кайтып килдек. Кайтасы килә, кайтсаң, йөрәк әрни...”

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев кабат туган ягына кайтып килгән.

“Авылга кайтып килдек. Кайтасы килә, кайтсаң, йөрәк әрни...

Кичә бер "фәрештә" син колхозник, дип язган иде. Әйе, колхоздан, авылдан. Мин горурмын шуның белән. Колхоз эшләп ашарга, кеше булырга, мал, җан ияләрен яратырга өйрәтте. Заманында безнең өйнең тышы дранкалап, кызыл балчык белән сыланган, акбур белән буялган иде. Кышларын, февраль-март аенда, сыер бозаулагач, өшемәсен дип өйгә алып керә торган идек. Бик яратам малларны. Кайвакыт янында уйнап, җылысында йоклап китә торган идем. Ә кәҗә бәрәннәре турында аерым сөйләп була. Сез беләсезме, ул маллар кайбер адәм баласына караганда да акыллырактыр күпкә?

Әйе, тиресен дә түктек, көтүен дә көттек, комбаенында да, зернотокта да эшләдек. Рәхмәтлемен шуңа Ходаема! Кем авылда үсмәгән, алар белми ипи тәмен, сөт тәмен. Ә сез ничек уйлыйсыз?” - дип язган Әнвәр Нургалиев.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: anvar_nurgaliev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнвәр Нургалиев