Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өч көнлек дөнья

Райондашыбыз, яшь җырчы Рафил Җәләлиев репертуары тиздән тагын бер җырга байыйячак.

Арча районының Хәсәншәех авылында яшәп, иҗат итүче шагыйрь Тәбрис Фәхретдиновның “Өч көнлек дөнья” дигән шигырен тиздән райондашыбыз, талантлы, яшь җырчы Рафил Җәләлиев башкаруында ишетә алачакбыз. Ә аңарчы рәхим итеп шигырь белән танышыйк.

Өч көнлек дөнья

Кунак кына булып шушы җиргә туып,
Яшим әле кумыйм артыгын.
Яхшылыкта уем, сузам ярдәм кулын,
Бүлешергә әзер актыгын.

Аргамактай чаба гомер алга таба,
Гел әйләнә әле җир шары.
Тапкан маллар кала, без яшәгән дөнья
Өч кенә көнлек бит ни бары.

Һәрчак нидер җитми, булганы да бетми,
Һәммәбезгә кирәк бөтенлек.
Тик онытмыйк шуны – безнең малыбыз да,
Шушы дөнья кебек өч көнлек.

Ходай барсын күрә, сынауларын бирә,
Тора гүя безне кисәтеп.
Шул сынаулар белән бу дөньяның безгә
Өч көнлеген тора күрсәтеп.

Шатлык- борчуларны бүлгән тигез итеп,
Рәнҗетмәгән бит ул беркемен.
Ходай бүләге дип кабул итик әле,
Бу дөньяның туган һәр көнен.

Тәбрис Фәхретдинов

Фото: социаль челтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь