Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өендә үтерелгән җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанга 58 яшь тулган булыр иде

Хәтерлисезме, элек Нурәхмәт Мөхәммәтҗан исемле чибәр буй-сынлы, моңлы тавышлы җырчы бар иде...

Исән булса, аңа 58 яшь тулган булыр иде. Нурәхмәт моннан 15 ел элек үз фатирында үтерелде.

Җырчының якын дусты Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина күңелендә калган үкенечле хисләре белән уртаклашты.

“Нурәхмәт 2006 елның 1 гыйнварында фаҗигале төстә арабыздан китте. Без аның белән бик якын дуслар идек... Быел унбишенче язны аннан башка гына каршы алдык...

Нурәхмәтнең күршесендә бер апа яши иде. Шул апаның төрмәдән кайткан племяннигы дустын ияртеп, талау нияте белән Нурәхмәтнең өенә кергән. Бу – дөрес версия, чөнки мәрхүмнең өеннән хәтта телевизор пультын да алып чыкканнар иде. Мөгаен, телефон дип уйлаганнардыр.

Иң аянычлысы – бөтен дисклары юкка чыкты. Соңгы вакытта яздырган җырлары, шактый материал югалды. Өч тапкыр суд булды, җинаятьчеләрне бик тиз таптылар. Чернышев фамилияле судья гаепләнүчеләрнең берсе тарафыннан сатып алынган иде. Аның күзләрен әле дә хәтерлим. Мин ул судьяның фамилиясен әйтергә курыкмыйм. Беренчедән, ул анда хәзер эшләмидер. Икенчедән, суд органнарында мондый җирбитләрнең эшләвен халык белеп торсын. Нәтиҗәдә күрше апаның племяннигын 9 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, ә судьяны сатып алган җинаятьче штраф белән котылды.

Ул вакытта судка журналистларны чакырдым. Ләкин судья өч судның берсенә дә журналистларны кертмәде, камераларны куып чыгарды. Шунысы үкенечле: Нурәхмәтне җирләргә кайта алмадым, чөнки ул елны Яңа елны каршы алырга Пермьнән дуслар килгән иде. Аларны озатканнан соң, телефоннарны сүндереп йокларга яттым. Өй телефонын кабызгач, 2 гыйнвар көнне иң беренче булып шушы коточкыч хәбәр килеп иреште. Йөрәкне әрнеткән әйбер шул: Нурәхмәтнең җәсәден алып кайткач, әнисе “Әлфия кайтмадымы?” дип сораган. Менә шул бүгенге көнгә кадәр йөрәкне әрнетә”, - дип сөйләде безгә Әлфия Хәбибуллина.

Нурәхмәт Мөхәммәтҗан өйләнмәгән, әмма кызы бар. Исән чагында һәрвакыт кызына ярдәм итеп яшәгән.

Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын...

 

 

Эльвира Шакирова

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/oend-terelgn-yrchy-nurkhmt-mkhmmtanga-58-yash-tulgan-bulyr-ide

Эльвира Шакирова

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурәхмәт Мөхәммәтҗан татар эстрадасы