Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ольга Кунаева: «Мәдәнияттә иң куркынычы торгынлык»

Урта Көшкәтнең фольклар ансамбле үзенең иҗади чыгышлары белән район чикләрен үтеп танылды. Районда үткәрелгән масса күләм чараларда аларны гел чакыралар, көтеп алалар.

Район, республика конкурсларында катнашып, призлар оттылар. Бу төбәктә, гомумән, мәдәнияткә игътибар зур. Клубта төрле кичәләр, концертлар булып тора. Күршедәге Пор-Көтәш, Сала Көшкәт, Иске Көшкәт авыллары яшьләре дә дискәтүкләргә Урта Көшкәткә килә.
Авыл кешесе эштән соң күңелле һәм файдалы итеп ял да итә алырга тиеш дип саный клуб мөдире Ольга Николаевна Кунаева һәм бөтен күңелен шуңа биреп эш оештыра. Аның егерме елга якын шулай үҗәтләнеп, тырышып эшләп йөрүе үзенә дә зур дәрәҗә китерде, «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мәдәнияттә иң куркынычы торгынлык, гел эзләнергә, яңа чаралар уйлап табарга кирәк, ди Ольга Николаевна Кунаева.
Фото:http://udm.addnt.ru/udmurtskijj-ansambl-shuldyr-zhyt-bal/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250