Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өлкәннәр көне уңаеннан язылган шигырьләр

Өлкәннәр көне уңаеннан язылган шигырьләр

Бәхет нәрсә?

Иң зур бәхет нәрсә кеше өчен?
Сәламәтлек, җаны тыныч булса;
Янәшәдә әти-әни диеп,
Газиз балалары өзелеп торса.

Оныклары әби-бабай, диеп,
Кочагына килеп сыенса;
Сызламаса иртән аяк-куллар,
Төннәр кыска булып тоелса...

Әрнемәсә әгәр йөрәккәе,
Нигә болай булды, балам, дип,
Читкә чыгып китеп йөрәк парәң,
Картлык көндә ялгыз калам, дип.

Шулар барысы бәхет түгелмени,
Аңлап яши белгән кешегә,
Кемдер бәхетлерәк диеп уйламагыз,
Читтән генә шулай күренә...

Өең җылы, тамагың тук булса,
Аяз булса баш өстеңдә күгең;
Янәшәңдә дус, туганнар булса,
Бәхет өчен артык кирәк түгел...

Шушы бәхетләрнең барысын телим,
Сезнең йөрәк әрнеп какмасын;
Йөзләрегез һәрчак көләч булсын,
Кайнар яшьләрегез таммасын!

Иң кирәкле, газиз затлар булып,
Бала хәсрәтләре күрмичә;
Яшәгез Сез, бар булыгыз әле,
Картаюны бар дип белмичә!

Бер күрешү- үзе бер гомер!

Бер күрешү – үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.

Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына...

Күп тапкырлар үтелгән бу сукмактан,
Әле генә кебек, кичә генә...
Гомер үткән: кемгә 60, 70, 80,
Йөрәк кенә һаман унсигездә.

Таныш йөзләр, якын хезмәттәшләр
Бәйрәм табынына бүген килгән.
Хатирәләр бик күп, сөйләр сүзләр...
Истәлекләр, үзең генә белгән...

Өлкән буын ихтирамга лаек,
Безгә –маяк,тормыш юлыбызда.
Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр
Телибез без бүген барыгызга.

Бала, оныкларга кирәк булып
Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп.
Яшәгезче әле, картаймагыз,
Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз.

Сез булганда әле, без – бәхетле.
Нур бөркелә сезнең йөзегездән.
Бәйрәм сәламе итеп, җылы сүзләр
Һәм теләкләр кабул итегез бездән!

 

Шафигуллина Ленина,

Яңгул урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь өлкәннәр көне