Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Олы шәхеснең күркәм бәйрәме

«Ярый әле бу дөньяда матурлык бар» исемле концерт Знче ноябрь көнне Филармония концерт залына бик күпләрне җыйды.

Юкка түгел! Бу кичтә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин үзенең 70 яшьлек юбилеен республика күләмендә билгеләп үтте. Мәшһүр шагыйребезне котлар­га Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, райондашыбызның иҗатташ дуслары - Язучылар берлеге әгъзалары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, Балтач районы башлыгы Марат Зари-пов һәм күп кенә башка дәрәҗәле кешеләр килгән иде. Юбиляр өчен иң күңелле минутлар, мөгаен, аны гаиләсе котлаганда булгандыр.

Әлеге концертта Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә язылган бик күп җырлар яңгырады. Аларны республика артистлары белән беррәттән райондаш җырчыларыбыз да башкарды.

Кунакларны чәкчәк белән каршы алып башланган юбилей концерты көчле алкышлар астында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев