Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Оҗмах үзебездә икән бит...

"Сүнмәс кояш, нурлы театр" дип аталган конкурс кысаларында, Көшкәтбаш авылының яшь һәвәскәрләре Хәбир Ибраһимның "Оҗмах бакчасы" спектаклен тамашачыга тәкъим итте.

Көшкәтбашлылыр әлеге спектакль аркылы оҗмах бакчасының үзебез яшәгән җир, әти- әниле өй, тәмле ашлар икәнен аңлаттылар. Үзеңнең торган җиреңне, әти- әниеңне яратсаң, ярдәм итәргә дусларың булса, сагынып кайтыр җирең, көтәр кешеләрең бар икән... менә шул оҗмах бакчасы икән бит...бары тик моны вакытында аңлый белергә һәм кадерләргә генә кирәк...

Спектакльне сәхнәгә куйган клуб мөдире Гүзәлия Хәсәновага, музыкаль бизәлеш өчен җаваплы булган Гөлшаһидә Габделхаковага һәм рольләрне бик матур башкарган Нәргизә Нәкыйпова, Гөлнара Гарифуллина, Рәмис Газыймов, Ралинә Галимова, Ралия Гарифуллина, Рәсиф Газыймов, Земфира Газыймовага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗат юлында яңа үрләр телибез, дип хәбәр итәләр Көшкәтбаштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр