Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Онлайн мәдәният

Инстаграмда Казан артистларының онлайн концертлар бирүе матур гадәткә кереп китте. Тамашачы аларны хәзер көтеп ала.

Үзебезнекеләр дә һич калышмый. “Балкыш” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айсылу Әсәдуллинаның концертын гына алыйк, бик күп тамашачы җыйды ул бу көнне, ихлас теләкләрен комментарий итеп язучылар да шактый булды. «Адәм баласы кайгы килсә дә, шатлыгы булса да җырлый, бии, моңлана бит ул. Туры эфирда концертка чыгуымның төп сәбәбе райондашларыма җырларым аша рухи яктан терәк булу», диде Айсылу онлайн очрашуда. Мәсәлән, Ор авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә авылдашларын бер атна дәвамында онлайн-концертлар белән куандыра. Менә бит үзизоляция чорында халыкны ял иттерү җаен тапканнар. Башкаларга менә дигән үрнәк булган әле бу кадәргесе.
Китапханә хезмәткәрләре дә инстаграм битләрендә халыкны яңа китаплар белән таныштыра, мөһим даталар һәм юбилейлар уңаеннан уздырылган бәйгеләрдә актив катнаша. Китапханәчеләребез чит илдә яшәүче яки күренекле райондашларыбыз белән дә онлайн-күперлар сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният