Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ор авылында бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләделәр (фото)

Юбилярларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Закирова котлап, бүләкләр тапшырды.

Гаилә көне уңаеннан, Ор мәдәният йортында «Бәхет тукталышы» дип исемләнгән кичә үтте.

Авылның бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне дә хөрмәтләделәр.

Юбилярларны Балтач район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Рифхат кызы Әхмәтханова һәм Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Солтан кызы Закирова котлап, бүләкләр тапшырды.

Нурвагыйз Хәлиулла улы белән Рүзилә Фазхутдин кызы Хәлиуллиннар иңне иңгә куеп 50 ел яшәсә, Вәзил Вәли улы белән Елена Петровна Вәлиевлар 55 ел бергә матур гомер кичерәләр. Ә менә Тәлгать Габдулла улы белән Сания Мөхәмәтгали кызы Габдуллиннар нихакларын моннан 60 ел элек — 1964 нче елның 2нче гыйнварында рәсмиләштерәләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ор авылы